Сезне ихлас күңелдән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән тәбрик итәм.
Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әверелгән олы бәйрәм. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга, ныгытуга хезмәт итә. Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, җир шары буйлап таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята!
Сабан туе авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салына. Ә Арчабыз өчен ул икеләтә кадерле: без – авыл хуҗалыгы районы, төп вазыйфабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз – ил табынын тулыландыру! Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип горурланырга була. Терлекчелектәге уңышларыбыз да дуслар сокланырлык, көндәшләр – көнләшерлек. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Арча районы алдынгы үрләрдә. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәне алдында ихлас рәхмәтем белән баш иям.
Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Сабантуй бәйрәмнәре Россия көне белән бер вакытта үткәрелә. Шөкер, без бай, тыныч, горур илдә купмилләтле халыклар бердәм һәм дус яшибез. Күкләребез аяз, көннәребез һәрчак якты булсын, кырларыбызда шаулап мул игеннәр үссен!
Сабантуйлар исә безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен!
Бәйрәм белән, хөрмәтле милләттәшләр! Бәйрәм белән, кадерле халкым!
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев