Үзгәрешле болытлылык.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыш җиле 510 м/с, көндез 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 1722 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+18˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +25..+27˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз.
Көньяк-көнбатыш җиле 510, көндез урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 1722 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +15..+18˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +24..+27˚.
31 май кичендә, 1 июнь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр дә көчле җил Сезне урамда тапса, Без җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән сукмаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч
Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм ял коннәрендә ачык һавада рәсем дәресләренә чакыра. Дәрескә өлкәннәр генә түгел, балалар да килә ала. Иң кечкенә катнашучы балалар өчен рәсем ясау көннәре җәй буена алып барылачак.
Район хуҗалыклары язгы чәчүне төгәлләп киләләр
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановта мәгълүматлар күп, аларның кайберләре газета укучылар өчен дә кызыклы булыр.
Арчада 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда паспорт тапшырдылар
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар күп булса да, паспорт алу – аеруча истә кала торганыдыр, чөнки нәкъ шул мизгел яшүсмерләрне тулы хокуклы Россия гражданины итә.
22 майда дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 40нчы утырышы булды.
"Бу дөньяда без бөҗәк кенә – әле генә бар, әле генә юк“, – ди торган иде безнең әти
Шура авылында яшәүче Кашшаф Рәхмәтуллинның үлеме турында ишеткәч, әтинең шул сүзләре искә төште.
Җиңү көненә багышланган митингка чыкмый калып буламы?! Юк, булмый! Кемне очратсам да, кем белән сөйләшсәм дә, үзләренең дулкынлануларын әйтәләр. Күзләрендә яшьләр...
Яңа Кенәр мәктәбендә “Бәхет биргән туган җирем” дигән XI төбәкара фәнни-гамәли конференция узды
РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитовка багышланган әлеге чара быел аның 100 еллыгы уңаеннан уздырылды.
Арчадагы матурлык салоны җитәкчесе, эшмәкәр Екатерина Егорова “Беренче вице миссис Татарстан-2024” исеменә лаек булды
Республикада быел беренче тапкыр төбәкара “Мисс һәм Миссис Бизнес Татарстан” бәйгесе узды. Анда үз матурлык салонын булдыручы эшмәкәр, Арча кызы Екатерина Егорова да катнашты.