ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Ни өчен 21 апрель? Җавабы – Россия закончалыгы тарихында.

Районда 17 хуҗалыкның барысы да диярлек басуларга чыкты, күпьеллык үләннәрне, арыш мәйданнарын тукландыралар, көзен сукаланган җирләрне тырмалыйлар, – дип сөйли район авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.

Әле генә кебек иде... Көзен егетләребезне армия сафларына озаттык. Шул арада яз килеп җитте. Язгы чакырылыш та башланып китте.

11 апрельдә Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде.

Шул уңайдан без берлекнең җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов белән сөйләштек.

Элек-электән безнең Арча ягы халкы бик тырыш булган. Нинди генә һөнәр үзләштермәгән алар. Кул эшләренә дә бик оста булганнар. Даннары еракларга таралган. Нәрсә белән шөгыльләнгән соң Арча ягы халкы? Тарихка күз салып, бу мәкаләдә шул хакта язарга булдык.

Бүген яшьләр чыпта сугуны күз алдына да китерми.

18 гасыр ахырында ул иң киң таралган һөнәрләрнең берсе булган.

 

Бүген Арчада чигүле читекләр аз җитештерелә. Әмма заманында милли аяк киемнәре фабрикасы иң зур предприятиеләрнең берсе иде.

17 апрельдә Түбән Мәтәскәдә “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров призына 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында милли көрәш буенча ярышлар үткәрелде.

Халык спектакльләрне кирәксенми башлады, аңа дөмбер-шатыр эстрада концертлары булсын, ди театрдагы кайбер үзешчәннәр.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 30 елда 100 меңнән артык кешене кабул иткән. Башкарасы эшләр күләме артканнан арта, катлаулана бара.

Мин кайчакта уйланам: 100 елдан соң нәрсә булыр икән?

Алдагысын берәү дә белми.  Элек әниләр безнең эшкә урнаштыру бюросын белмәгәннәр дә, кирәге дә булмаган аның.

Мәктәптән соң, фермага эшкә киткәннәр, һөнәр училищесына, техникум, институтларга укырга кергәннәр, завод, фабрикаларга урнашканнар. Һәркем эшле булган. Ошамаса, берсеннән чыккан, икенчесенә кергән. Ә хәзер бөтенләй башкача.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International