ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга

Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.

Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.

Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән  туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.

Суд системасында эшләүче белгечләрнең хезмәте аерата җаваплы. Алар спорт тормышы белән дә актив яшиләр.

Чаңгы, хоккей, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, волейбол, күпкырлы көрәш, бильярд, шахмат, өстәл теннисы – ярышлар ел әйләнәсе булып тора. 

Менә әле яңа гына Кукмарада “Зилант” спорт залында Бөек Җиңү хөрмәтенә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы суд системасында эшләүчеләр уйнады. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, Татарстан Республикасы судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТРда суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Ибраһимов, Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев, ТРның Кукмара район суды рәисе Рәмис Мутиев катнашты. Ярышларда 13 команда, 42 кеше теннис уйнау осталыгына сыналды.

“Яңарыш” ширкәтендә (Иске Чүриле) 600 башка исәпләнгән комплекс төзелә.

– Төзелеш темпы яхшы бара, – дип сөйләде район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов. – “Кырлай” хуҗалыгында (Иске Иябаш) шулай ук 600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзергә әзерләнәләр. Бу торакларда савым сыерлары булачак.

Быел кыш район урманнарына килеп чыккан бүрене атып үтерүләре турындагы хәбәргә шатланучы булмады. Киресенчә, социаль челтәрләрдә кызганып, беркемгә зыян салмаган җан иясенә ник тигәннәр инде дип, аңа мылтык күтәрүчене шелтәләп яздылар.

Районда соңгы бүрене атып  үтерүләренә шактый еллар узган иде инде. Ул да бик кызгандырды, чөнки өч аяклы гына иде, кайчандыр капкында өзеп  калдырган булгандырмы, шул хәлдә дә тамагын туйдырып яши алуына ис киткән иде. Ә аны кар чаналарында куып җитеп тирән карда атып үтергәннәр...


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бөек Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары 26 апрель көнне Яңа Кырлай авылында башланып китте.

26 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда район хуҗалыклары җитәкчеләре белән дә очрашты.

Бүген басуларда тулы көчкә эш бара, – дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.

27 апрель көнне традицион Тукай марафонына старт бирелде. Быел ул шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланды.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәрендә 20-23 нче апрельдә VIII Халыкара олимпиада үтте. Анда укучылар татар теле һәм татар әдәбияты, Татарстан тарихы буенча сынау үттеләр. “Татарстан – уртак йортыбыз” темасына проектлар якладылар. Районыбыз укучылары сынатмады. Алар зур уңышларга иреште: Арча 6 нчы номерлы урта гомуми мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мостафина Камилә җиңүче, ә 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Салих призер булды. Шулай ук Наласа урта гомуми мәктәбеннән Габдрахманова Зилә һәм Арча 7 нче урта гомуми мәктәбеннән Лексин Даниил   призер булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International