ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Малайлар арасында Балтач спорткомплексында волейбол буенча республикакүләм ярышлар булды. Арча данын Яңа Кенәр мәктәбе укучылары яклады. Районда алар, чемпион калып, республика ярышына юллама алган иде. Зона ярышында иң көчле 8 район командасы уйнады: Балтач, Әтнә, Арча (Яңа Кенәр мәктәбе), Биектау, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч  районнары командалары.

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын  бирергә әзерме? Быел имтиханнар кайчан һәм нинди тәртиптә үткәреләчәк?

Әлеге һәм башка сорауларга җавап алу өчен без район мәгариф идарәсе методисты  Илшат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.

– Илшат Рашатович, агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларын нинди яңалыклар көтә? 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак  төп дәүләт имтиханнары, алардагы үзгәрешләр хакында аңлатып китсәгез иде.

– Быел 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарны май һәм июнь айларында тапшырачак. Узган уку елында, пандемия булу сәбәпле, 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе  тапшырмады. Мәктәптәге контроль эш нәтиҗәләре буенча гына аттестат алдылар. Ә быел  төп дәүләт имтиханнарын билгеләнгән вакытта тапшырачаклар.

"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү.  Дедлайн 2021 елның 17 сентябрендә..

Катнашу бушлай, оештыру кертемнәре юк.

«Глаголица» премиясе – яшүсмер әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядәге иң яхшы проектларның берсе. Конкурста катнашу-танылган авторлар белән осталык дәресләрендә катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Конкурс эшләрен танылган язучылар Виктор Лунин, Галимҗан Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс, Анна Русс бәяли.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Беренче май язгы кояш җылысы һәм нурлары белән тулы. Ул безгә Ватаныбызның данлыклы тарихи үткәне, бәхетле киләчәккә ышаныч бирүе белән кадерле һәм бүгенге көндә дә тынычлык, хезмәт бердәмлеге символы булып тора. Яз һәм өмет алып килүче бу бәйрәм – чын хезмәт ияләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән кече ватаныбызның һәм гомумән илебезнең киләчәген булдыручылар бәйрәме.

24 апрель көнне шәһәребезнең “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркында матур чара булып узды.

Райондашларыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз хөрмәтенә агачлар утырту акциясенә кушылды.

Россия Федерациясен-дә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән гражданнар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган “Хәтер бакчасы” халык-ара акциясе 2020 елның 18 мартында башланды һәм ул быел да дәвам итә. Акция кысаларында ил буенча сугышта һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә агач утыртыла. “Хәтер бакчасы” – акция генә түгел, ул ата-бабаларыбызның батырлыгын, илебез һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлтелгән яңа традициянең башы да.

Арчаның бишенче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” республика бәйгесенең район этабы булды.

Әлеге бәйге ел саен үткәрелә. Анда мәктәпләрдәге яшь юл инспекторлары отрядлары катнаша. Быел 34 мәктәптән килгәннәр иде. Командада ике кыз һәм ике малай. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәр кешенең үзе өчен кирәк”, – диләр балалар.

– Мин мәктәптә атнага ике сәгать яшь юл хәрәкәте инспекторлары түгәрәге алып барам. 3нче сыйныф балалары йөри. Барлыгы 18 кеше. Кыш буе спортзалда шөгыльләндек. Велосипед белән фигуралы йөрү балаларга аеруча ошый. Медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен авырданрак өйрәнәләр. Хәтерләрендә калдыру кыенрак, – диде Лесхоз мәктәбенең педагог-оештыручысы, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы Рәис Фәйзрахманов.

Арчада яшәүче Айгөл Хәсәнова, Instagram социаль челтәрендә уздырылган бәйгедә катнашып, Opel Astra машинасына ия булды.

Узган ялларда бу турыда ишеткәч, башта ышанмадык. Instagramда әледән- әле үткәрелеп тора торган бәйгеләргә инде күнегеп бетсәк тә, никтер машина оту булмастай эш булып тоела иде.

Сер түгел, арабызда андый бәйгеләрдә катнашып та, берни отмыйча, кул селтәүчеләр дә бардыр. Бары тик Айгөл үз сәхифәсендә, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, сторис урнаштыргач кына хәбәрнең чын икәненә инандык. Инандык һәм чын күңелдән райондашыбыз өчен сөендек. Айгөл мондый бүләккә чыннан да лаек. Ул Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта эшли. Тыныч, мөлаем, ярдәмчел, тормышны ярата, һәр нәрсәдән ямь табып, булганына канәгать булып яши ул. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Әлеге җиңү барысы өчен дә көтелмәгән зур бүләк булган.

Әлеге кошкайларның тарихы газета укучыларыбызга яхшы таныш. Кыскача гына искә төшереп узам.

Узган җәй крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айзат Сәлахов күл буенда печән чаба, ә үлән арасында кыр үрдәге оясы була. Бәхеткә, чалгыга үрдәкнең койрыгы гына эләгә. Әмма мондый хәлдән курыккан кош башка әйләнеп кайтмый. Оядагы  тугыз йомырка суынып яисә карга-мазар авызына эләгеп харап булыр иде. Тик табигатькә битараф булмаган кешеләр моңа юл куймыйлар, Курса-Почмакта утыра торган тавык белешеп, йомыркаларны шуның астына салалар. Ун көннән (үз әниләре егерме көн утырган була инде) тугыз бәбкә борынлап чыга.

Шушы көннәрдә Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галия Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Галия апаның электән үк килгән һәм бүгенге көнгә кадәр аңа тугры калган бер гадәте бар икән. Берәр кая барганда (кибеткә яки йомыш белән) өйдә ирененә, бит очларына иннек тидерә, капкадан чыкканчы туктап, кесәсеннән көзгесен чыгарып бер кат үзенә карап ала.

Сөйләшкәндә дә ул ирен кырыйлары белән генә матур итеп елмая, бу сыйфаты аңа ягымлылык, күркәмлек өсти кебек. Галия апага үз яшен биреп булмый. Заманча уйлый, фикер йөртә. Артык сүз әйтми, тиешлесен генә сөйли, балалары, оныкларына рәхмәтләрен укый.

Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.

Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.

Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән  туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International