Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

2021 елның 30 апреле, җомга

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Беренче май язгы кояш җылысы һәм нурлары белән тулы. Ул безгә Ватаныбызның данлыклы тарихи үткәне, бәхетле киләчәккә ышаныч бирүе белән кадерле һәм бүгенге көндә дә тынычлык, хезмәт бердәмлеге символы булып тора. Яз һәм өмет алып килүче бу бәйрәм – чын хезмәт ияләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән кече ватаныбызның һәм гомумән илебезнең киләчәген булдыручылар бәйрәме.

Кадерле якташлар! Бу якты бәйрәм көнендә барыгызга да хезмәтегезнең лаеклы һәм югары бәяләнүен, шатлык һәм муллык китерүен телим. Бу язгы көннәр сезнең тормышыгызны шатлык һәм бәхет белән тулыландырсын, матур киләчәккә өмет, күңел күтәренкелеге, тормышны яхшы якка үзгәртергә омтылу теләге белән тулыландырсын. Сезгә тынычлык, игелек һәм җылылык телим! Беренче Май Белән!

 

Муниципаль район башлыгы                                                И.Г.  Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International