“Хәтер бакчасы” – батырларга рәхмәт һәм дан билгесе

2021 елның 30 апреле, җомга

24 апрель көнне шәһәребезнең “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркында матур чара булып узды.

Райондашларыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз хөрмәтенә агачлар утырту акциясенә кушылды.

Россия Федерациясен-дә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән гражданнар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган “Хәтер бакчасы” халык-ара акциясе 2020 елның 18 мартында башланды һәм ул быел да дәвам итә. Акция кысаларында ил буенча сугышта һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә агач утыртыла. “Хәтер бакчасы” – акция генә түгел, ул ата-бабаларыбызның батырлыгын, илебез һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлтелгән яңа традициянең башы да.

Әлеге истәлекле чарада Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, район Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина, хөрмәтле ветераннар, педагогика көллияте студентлары һәм район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре катнашты. “Мин үзем дә шушы сугыш корбаны. Бер тапкыр да әти йөзен күрмичә, әти сүзен әйтмичә үстем. Илебез миллионнарча корбаннар бәрабәренә фашизмны җиңде. Үз-үзләрен аямыйча көрәшкән бабаларыбызга, аталарыбызга, абыйларыбызга, яу кырында ятып калган каһарманнарыбызга мәңгелек дан! Бу Хәтер бакчасы халкыбызның батырлыгына җан авазы. Игелекле эшегезнең чишмәсе саекмасын”, – дип, чыгыш ясады Рая Ахун кызы. Ул яшь буынга тыныч киләчәк, игелек-ле эшләр теләде.

Чарага җыелган кеше-ләр сугышта һәлак булган якыннары турында уйлагандыр. Агач-куаклар бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына фронтта башларын салган райондашларыбызны хәтерләтеп торсын, яшь буын да аларны тәрбияләп үстерсен, хөрмәт белән карасын иде.

Акцияне оештыручылар әлеге чарага һәр гаиләне кушылырга чакыра. Йортыгыз янындагы бакчада Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш керткән якыннарыгыз хөрмәтенә агач-куаклар утыртып, бу хактагы мәгълүмат белән социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз. #СадПамятиДома хэштегын да куярга онытмагыз. Шул рәвешле сезнең үз “Хәтер бакчагыз” барлыкка килер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International