Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Һәр көннән файдаланып калырга кирәк. Яз сүлпәнлекне өнәми.
Без Татарстан Республикасының “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалының Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән уҗымнар торышы, аларны ашлау, үсемлекләрнең үсеш чоры, симәнәне чәчүгә әзерләү, орлык агулау машиналары әзерлеге турында сөйләштек.
– Быел яз узган ел белән чагыштырганда соңга калып килде, – дип сөйләде Әхмәт Габделфәртович. – Басулар кардан соң ачылды, шунлыктан уҗымнар узган ел белән чагыштырганда хәлсезрәк чыкты. Аларны куәтләндереп җибәрү өчен бүген уҗымнар ашлана. Басуларда уҗым күгәреге авыруы да очрый. Шунлыктан уҗымнарны тырмаларга, ашларга кирәк. 18 апрельдә күпьеллык үләннәрнең вегетация (үсеш) чоры башланды. Апрельнең икенче ункөнлегендә уртача җылылык 9,2 градус тәшкил итте, узган ел 4,5 градус иде. Үсемлекләрнең үсү чоры башлану өчен 5 көн дәвамында уртача һава температурасы 5 градустан ким булмаска тиеш. 15 апрельдә бик җылы булды – температура 22 градуска җитте.
Арчада якташыбыз, театр артисты, режиссер, драматург, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиевны искә алдылар
“Казан арты” тарих-этнография музеенда үткән “Сәнгатькә юл ярганда” дигән очрашу аның 75 яше тулу уңаеннан үткәрелде.
Илдар Хаҗиның улы Алмаз, кызы Гөлназ, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Булат Сәлахов та кайткан иде.
Кичә Арча район Советының чираттагы 8нче утырышы узды. Аны Арча районы башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта барысы 17 мәсьәлә каралды. Беренче көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы район бюджеты үтәлеше белән таныштырды. Район Советы карарлары белән тулырак районның рәсми сайтында таныша аласыз.
17 апрельдә Арча Укучылар сараенда "Велотуризм спорты -яшьләрне сайлавы" проекты кысаларында велосипедны фигуралы йөртү буенча ярышлар узды. Ярышларда районыбыздан 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 65 бала катнашты. Ярышларны ачу тантанасында барлык катнашучыларны "Үзәк" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Прахов Р. А., мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Камаева А. Г сәламләде. Укучылар сарае директоры Гыйниатуллин Р. Н. балаларга әлеге проектта алга таба да катнашырга тәкъдим итте.
Бүген, 21 апрельдә, район муниципалитетлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләренә һәм җирле хакимият белгечләренә, депутатларга хөрмәт күрсәтәбез.
Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Республика чаралары планын үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр видеоконференция режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Гамәлдәге закон таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү максатыннан «Ышанычлы бизнес» интернет-ресурс эшли (provbiz.ru). Әлеге ресурс 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы инициативасы белән оештырылды.
Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында Х Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укуларга барлыгы 230 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Чирмешән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Сарман, Лениногрск, Югары Ослан, Мөслим, Биектау, Теләче, Кукмара районнары, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды.
Төбәк-Чокырча, Кушлавыч, Иске Чүриле авылларында, Яңа Кенәр, Шушмабаш якларында мобиль бригадалар халыкка хезмәт күрсәтте. Бу эш дәвам итә. Районда барысы 1188 кеше вакцина ясаткан.
Яңа Кенәр участок хаста-ханәсе табибы Резедә Төхвәтуллина: “Вакцинаны бездә саклау мөмкинлеге юк. Шуңа хастаханәгә препаратларны китерүгә вакцина ясауны оештырабыз, – дип сөйләде. – Безнең зонага 19 авыл керә. 90 кеше вакцина ясатты. Үзем дә икенчесен кичә ясаттым. Кеше үз теләге белән килә. Җитди чир. Каты авырганнар моны яхшы белә. Шуңа да бу чирне кичергәннәр кайчан килик, дип сорыйлар. Сәламәтләнгәннәр арасында, мин элеккеге кеше түгел инде, хәл юк, йөрәкнең рәте китте, диючеләр бар. Чирне җиңә алмаучылар да булды...”
14 апрельдә “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте аңа беренче булып тотынды.
“Күпьеллык үләннәргә ашлама сиптереп карыйлар”, – дигәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән басуга юл тоттык. Тирә-юньне карап барабыз. Яңгырлар, артыннан кояшлы җылы көннәр үзенекен иткән. Басуда кар бетү ягына бара. Әмма полоса кырыйлары, ерактарак басулар әле карлы.
– Полоса белән олы юл арасында кар юк инде. Сынау өчен шул участокны алырга булдылар, – диде Ренат Гатиятов. – Аммиак селитрасын вакытында сиптереп өлгерергә кирәк. Җирдә дым барда, ягъни юеш вакытта ул җебергә өлгерә, тамыр үзенә азык ала. Элек азотлы ашламаны чәчкечләр белән кертәләр иде. Хәзер махсус агрегат белән сиптереп күпьеллык үлән, уҗым культураларын тукландыралар. Районда 16 мең гектар уҗым, 27 мең гектар күпьеллык үлән культуралары бар.