Арчаның икенче мәктәбендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни балалары урынына куеп, үзләрен сынап карадылар.
Ел белән ел туры килми, узган ел март уртасында хуҗалыклар уҗым тукландырырга чыкканнар иде. Быел әле кар кими дә башламаган, былтыргыдан ике тапкыр күбрәк тә яуды ул.
Алар ел да уздырылучы “Аҗаган” уенының район этабында көч сынашты.Спорт чарасын районның мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.
Карлы кыштан соң матур яз килде, әмма озакламый торак пунктлар территорияләрен су басу куркынычы туарга мөмкин.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләрен, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – Халыкара театр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы – барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле.
Административ җаваплылык тудырмау максатыннан, Сезгә 2021 елның 15 апреленә кадәр Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2018 елның 16 августындагы 170 номерлы "Коммерциячел булмаган оешмаларның хисаплылык рәвешләрен раслау турында" боерыгы белән расланган формада һәм тәртиптә үз эшчәнлегегез турында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына (һәм аның территориаль органнарына) хисап бирү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.
Буген Арча муниципаль районының Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 2 нче этабы узды»
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты-дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре гражданнарга хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
19 нчы март көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Мәгърифәт йолдызлыгы» районара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде