ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл  мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:

 • Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);

• Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);

• Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);

• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);

• АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).

Инновацияләргә ярдәм фонды, «АПК белем бирү учреждениеләре һәм балыкчылык ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, мәктәп укучылары өчен АгроНТИ Бөтенроссия конкурсының яңа сезонын ача.

Үзләрен яраткан эшендә тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасында гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештырды.  Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Конкурста 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян — фермер хуҗалыгы статусына ия гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (КФХ башлыгы 2 дән дә ким булмаган) катнаша ала. Династиянең башлыгы булып беренче буын крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы таныла.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар Сарае белән берлектә «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Проектның төп максаты- велотуризм спорты белән системалы рәвештә шөгыльләнүче район балалары һәм яшьләре санын 100 кешегә җиткерү һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә велотуризмны үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2021 елның 3 мартында оештыру күрсәтмәләре нигезедә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Арча муниципаль районында да, башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган.

            Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учрежденияләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшеру, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс җибәрү планлаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында  терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән  видеоконференция-элемтә режимындагы  киңәшмәне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2021 елның гыйнварында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум табыш алган, шуның 6 млрд.сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 6% тәшкил итә. 118 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 5%), 109 мең тонна сатылган (2020 елга карата 104%), 2,8 млрд. сумлык табыш алынган (үсеш 7%).

 Мондый уңайлы базар шартлары сөт күләменең үсеш темпларын саклап калырга һәм керем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Районнар буенча сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеге төрле. Берәүләр табышны арттырса (Мамадыш, Түбән Кама, Ютазы районнары), икенчеләре зыянны киметергә тырыша.


26
февраль, 2021 ел
җомга

Илдә коронавируска каршы вакцинация бара. Прививкага ничек әзерләнергә, вакцина кешене күпме вакыт саклый? Әлеге һәм башка сораулар белән без үзәк район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка мөрәҗәгать иттек.

Мөндеш авылында яшәүче Хәлим Гарипов районда беренче булып гаилә фермасы булдырып эшли башлаган кешеләрнең берсе. Тора-бара ул терлекләрне арттырып, яңа тораклар төзеп, пай җирләре алып иң уңышлы эшләүче фермерга әверелде.

Апаз авыл җирлеге (җитәкчесе Раушан Котдусов) 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен үзенчәлекле итеп үткәрәләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International