Апазда үзенчәлекле бәйрәм

2021 елның 26 феврале, җомга

Апаз авыл җирлеге (җитәкчесе Раушан Котдусов) 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен үзенчәлекле итеп үткәрәләр

Бу җирлеккә алты авыл керә: Апаз, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Мирҗәм, Каратай, Кызыл Игенче авыллары. Халык Апаз авылына җыелды. Район башлыгы Илшат Нуриев та туган авылына кайтты.

Иң башта сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салдылар, район башлыгы ил-көннәребез тыныч булсын дип, Ватанны саклаучылар көне белән котлады, 1 минутлык тынлык белән сугышта һәм сугыштан кайткач һәлак булганнарны искә алдылар.

Аннан Апаз мәдәният йортына керделәр. Тантаналы өлештән соң шахмат ярышлары башланып китте. Мәктәп укучылары һәм зурлар да – 30лап кеше ярышта катнашты. Баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин булды.

– Халык күп килгән, сабантуемени! – дип, хис-тойгыларын белдерде шахматчылар.

Көндезге сәгать 2ләргә кадәр барды ярышлар.

Нәтиҗәләрне дә әйтеп үтәбез. Мәктәп яшендәге балалар арасында

Кызлар: 

1 урын – Роза Минҗанова (Апаз мәктәбе, 7 сыйныф)

2 урын – Гүзәл Әсхәдуллина (Апаз мәктәбе, 4 сыйныф)

3 урын – Алинә Низамова (Пөшәңгәр мәктәбеннән килеп, Апаз мәктәбендә укый, 6 сыйныф)

Малайлар:

1 урын – Әмир Әмиров (Апаз мәктәбе, 7сыйныф)

2 урын – Руслан Котдусов (Пөшәңгәр мәктәбеннән килеп, Апаз мәктәбендә укый, 6 сыйныф)

3 урын – Данияр Зәкиев (Хәсәншәехка әби-бабасына кунакка кайткан онык)

Өлкәннәр:

1 урын – Сөләйман Галиуллин (Ашытбаш)

2 урын –Сәгъдулла Фазуллин (Пөшәңгәр)

3 урын – Айзат Минҗанов (Апаз)

Шахматчылар кайнар ризык белән тукландылар. Берәү дә бүләксез калмады. Ә 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алучылар аерым бүләкләнде. “Бүләкләр әйбәт”, – дип куанды шахматчылар. “Шахматны тагын да остарак уйнарга!” дигән максат һәм яхшы кәеф белән таралышты алар.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International