“Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү җырлары” студентлар хорлары фестиваленә старт бирелде.
Җыр фестиваленең зона этаплары Арчадан башланды. Шулай ук алар Әлмәт, Алабуга, Норлат һәм Кама Тамагында да узачак.
12 март көнне Арча педагогия көллиятендә дүрт уку йорты студентларының ансамбль һәм хорлары чыгыш ясады. Әлеге коллективлар – беренче турга җибәрелгән видеоязмалар арасыннан сайлап алынган иң яхшы башкаручылар: Арча педагогия көллияте җыелма хоры һәм “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең вокаль ансамбле, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вокаль ансамбле, Лаеш техник-икътисадый техникумының җыелма хоры.
Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Яшьләр тормышы
Гөлнур Миннебаева
Чемпионатның өч юнәлеше буенча ярышлар Арчада барды: “Әйдаманлык эше”, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре.
Казан шәһәреннән, Арча, Минзәлә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Тәтеш, Норлат, Теләче, Саба һәм Лаеш районнарыннан катнашучылар һөнәри осталыклары буенча белем-күнекмәләрен Арча педагогия көллиятендә тәкъдим иттеләр.
Биредә барлыгы 30га якын өлкән сыйныф укучылары һәм көллият студентлары катнашты.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллинага 70 яшь
Румия Надршина
Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Нәсимә ханым Гарифуллина белән 4 сәгать сөйләшеп утырганбыз!
Нәсимә редакциягә килгәндә мин икенче бүлмәдә идем, елмаеп, ишектән берәү башын тыкты, мин Нәсимәме соң бу дип, икеләнеп калдым. Матур кызыл яулыктан, алсу битле, Нәсимәгә охшаган япь-яшь бер ханым карап тора иде ишектән. “Әйе, әйе, мин Нәсимә бу!” – дип көлде ул. Менә шул япь-яшь матур ханымга 70 яшь. Сөйләшүне башладык!
Арча мәдәният йортында балалар катнашында зур концерт булды. Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан хәйрия концерты.
Ел да эстрада сәнгате “Созвездие–Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбе иң-иң яхшыларны барлый.
Соңыннан шуларны туплап, Гала концерт, ягъни район бәйге-фестивале үткәрелә. Ул “Арча йолдызлары” дип аталды һәм, чыннан да, бер сәхнәгә барлык яшь йолдызларны җыйды.
Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Җиңү кайтавазы” хәрби-патриотик бәйге-фестиваленең сайлап алу турлары бара
Гөлсинә Зәкиева
Алар һәр авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән үткәрелә. Билетлардан җыелган акча шул максатта кулланылачак.
2025 елда ТРның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең идарә органнары һәм функциональ һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре белән язгы ташуларны авариясез үткәрүне тәэмин итү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау мәсьәләләрен карау буенча Арча районында 18 һәм 19 март көннәрендә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелде.
14 мартта “Ватан” хуҗалыгында 2025 елның язгы кыр эшләренә әзерләнүгә багышланган семинар-киңәшмә булды
Ильяс Фәттахов
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты.
“Казан арты“ тарих-этнография музеенда 12 меңнән артык экспонат бар
Ильяс Фәттахов
Директор Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы Чиләбе өлкәсеннән килгән бер кызыклы хат күрсәтте.
Аны безнең районның Бимәр авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган Лукоянов Антон Григорьевичның оныгы Вера Штыхван язган: “Минем бабам Лукоянов Антон Григорьевич сугышка кадәр Арча район больницасын төзегәндә хисапчы булып эшләгән (хезмәт кенәгәсендә шулай дип язылган). 1941 елның 28 августында Арча хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Әбиебез, аның хатыны Прасковья Владимировнага сугыштан соң иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр итәләр. Ул дүрт баланы берүзе үстерә, сугыш чорында коточкыч ачлык кичерәләр, Бимәр авылында яшиләр.
Хезмәт күрсәтү кысаларында «Минем бизнес» үзәге 70% ка кадәр чыгымнарны финанслый, ләкин МСП субъектына эшчәнлек алып бару өчен кирәкле юнәлешләр буенча квалификация күтәрү/яңадан әзерләү программалары буенча укытуга 300 мең сумнан артык түгел.
Гаризаларны кабул итү МСП.РФ цифрлы платформасында
Хезмәттән кем файдалана алыр?
• 2024 яисә 2025 елда экспорт контракты төзегән һәм гамәлгә ашырган экспортка юнәлтелгән МСП субъектлары.
• Төп эшчәнлек төрләре эшкәртү производстволары (C бүлеге) яки мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге эшчәнлек (J бүлеге) булган компанияләр, бары тик 62.0 һәм 62.01 кодлары гына;
• Татарстан Республикасында теркәлгән индустриаль (сәнәгать) парклар резидентлары.
• Кече технологик компания (МТК) статусына ия МСП субъектлары.
Игътибар! 2025 елга күргәзмәләр Исемлеге тулыланды!
Worldfood Moscow 2025 Халыкара Көзге азык-төлек продуктлары күргәзмәсе 2025 елның 16-19 сентябрендә Мәскәүдә узачак
ЮГАГРО 2025 Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе 2025 елның 18-21 ноябрендә Краснодар шәһәрендә узачак
Халыкара ХИМИЯ күргәзмәсе 2025 елның 10-13 ноябрендә Мәскәүдә узачак
Россиядә CPM Collection Première Moscow халыкара мода индустриясе күргәзмәсе 2025 елның 2 сентябреннән 5 сентябренә кадәр Мәскәүдә узачак
InterCHARM парфюмерия-косметика тармагының 32 нче Халыкара күргәзмәсе 2025 елның 15-18 октябрендә Мәскәүдә узачак
Сайтта күргәзмәләрнең тулы исемлеге