Иске Кенәрдә, үзе сыман нурлы йортта улы Тәлгать, килене Алсу белән яшиләр икән. Оныкларның инде үз тормышы, алар күптән әти- әни, әби канаты астыннан чыгып киткән. Ире Бильгус абый белән 4 бала үстергән Үлмәскамал апа. Янында ире күптән булмаса да, өч баласы, 8 оныгы, 8 оныкчыгы өчен кадерле әби, күпне күргән киңәшче, зиһен иясе булып гомер кичерә ул. Төп йорт булгач туганнар күпләп, еш җыелыша. Биредә йорт ишеге һәркем өчен ачык, һәркем кадерле кунак. Тик күңел түрендә мәңгелеккә укмашкан бер төер бар – 43 яшьлек Тәбрисен югалткач барлыкка килгән ул һәм анага һич тынгылык бирми. “Их, менә бүген монда ул да булса иде...” , — дип өзгәләнде аның күңеле бәйрәменә җыелган балалары янында улын да күз алдына китереп.
Бәйрәм алды көннәрендә тирә-юнебездәге әкият-шәһәрнең гадәти йөзе якты гирлянда утлары һәм витриналар балкышына күмелгән, ә территорияләр һәм йортлар бәйрәмчә бизәлгән көннән башлана. Яңа ел алдыннан муниципаль берәмлек территориясендә “Иң яхшы яңа ел бизәлеше” конкурсы уздырыла.
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2004 елның 17 декабреннән Татарстанда аерым категориядәге кешеләргә акчалата түләүләр тәртибе турында карар (№542) чыкты, – дип сөйләде Лилия Тәбрисовна.
– Әйе, илкүләм проект ул һәркем өчен. Шулай ук безнең үзәккә дә кагыла. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында демография проекты буенча 2019 елда 156 мең сум акча бүленеп бирелгән иде. Пенсия алды яшендәге сигез кеше шуның нигезендә укып, өстәмә һөнәр үзләштерде. 2020 елда бу проект кысаларында 400 мең акча бирелде һәм безнең 20 кешегә өстәмә белем бирү мөмкинлегебез бар.
Үлем үкенечсез булмый, диләр. Яратып һәм аңа хөрмәт йөзеннән юллама алып биреп, Фәридә гаиләсе белән бергә Мәдинә апасын да сәяхәткә алып китәр идеме? Бер гаебе һәм гөнаһысы булмаса да, яшь ханым үзен бүген шуның өчен битәрли. Ә бит ул анда үзе дә зыян күргән.
Алар полиция хезмәткәрләренең уң кулына әйләнә бара. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да аеруча зур чаралар вакытында ирек-ле халык дружиначылары полиция хезмәткәрләре белән бергә тынычлыгыбыз сагына баса.
Халидә апа Чиканаска Вафиннар гаиләсенә килен булып төшкәндә әлеге җиһазлар истәлек-ядкәр булып йорт түрен бизәп тора, кайбер чынаяк-тәлинкәләрне ул вакытта кунак сыйларга да тоталар. Борыч тегермәне әле берничә ел элек кенә хезмәттән туктаган, аңа кадәр хәтта күрше-тирәгә дә ярдәм иткән.
Фойеда “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов каршы алды. Бик зур һәм бай эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Бер өлеше легендар җырчыбыз Әлфия Афзаловага, икенчесе Арча төбәгеннән чыккан сәнгать әһелләренә багышланган.
Бүген 19 декабрьдә Укучылар сарае базасында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Спорт туризмы – яшьләрнең сайлауы» проекты кысаларында «ӨМЕТЛӘР СТАРТЫ» спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте.
Берничә ел элек миңа район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов (хәзер ул республика прокуратурасында бүлек җитәкчесе) “Ильяс абый, Арчада пластик әйберләрне аерым җыюны башлап җибәрергә иде, шул турыда газетага да язып булмасмы икән?” – дип шалтыратты.
Берәү булса бу сүзләргә гаҗәпләнеп тә куяр иде: прокуратурада эшләүче кешегә синең чүбең нәрсәгә инде? Әмма Алмаз Миннәхмәт улын якыннан белгәннәр өчен гаҗәп әйбер түгел бу. “Алмаз Миннәхмәт улы Нәкыйп Сафин урамындагы балалар мәйданчыгын булдыруда да башлап йөрде, – ди Шәрык территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин. – Хәзер бу мәйданчык бик яхшы хәлдә, койма белән әйләндереп алынган, әйләнә-тирәсенә агачлар утыртылган”.