Әлеге темага шундый югары дәрәҗәдә җыелып сөйләшү юкка түгел. Министр Марат Әхмәтов республика буенча авыл халкының соңгы 20 елда 100 мең кешегә кимүен, хәзер нибары 900 мең кеше исәпләнүен әйтеп үтте.
Арчада пассажирлар өчен яңа “Газель”ләр йөри башлады. Аларны кечкенә автобуслар дисәк тә була. Ап—ак үзләре, матурлар. Ничектер шәһәребезгә яңа сулыш алып килгәндәй булды алар. Тыз—быз йөреп торалар. Бүген исәбем, үзләренә утырып, шәһәр әйләнү иде.
Түбән Пошалымнан сигез бала анасы Ильвира Зиннәтуллина белән без капка төпләрендә очраштык. Ул да балалар белән Арчадан кайтып төште, без дә килеп туктадык. Берсеннән-берсе кечкенә балалар әниләре каршына йөгереп чыкты. Әле бер яше дә тулмаган нәни улы әнисен муеныннан кысып кочаклаган килеш күз кырые белән генә чит кешеләрне күзәтте. Хуҗабикә ачык йөз белән безне өйгә узарга чакырды.
Галия әби 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш елларында өлкәннәр белән янәшә урман кисә, окоп казый.
Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Мөхәммәтнасыйх абый кыңгыраулы гармунын кулына алгач, йөзләренә елмаю кунды, күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. Өлкән яшьтә булуын да онытып, яшь егетләрчә башын кыңгыр салып, авыз кырые белән генә елмаеп гармунын сузып җибәргәч, соклануыбызны яшерә алмадык. Мактау сүзләре ишетеп, ветераныбызның да күңеле күтәрелеп китте, улы Камил алып килгән венский гармунда да үзе яраткан көйне башкарды.
Узган шимбәдә район киңәшмәсендә чыгыш ясагач, район башкарма комитеты архив эшләре секторы җитәкчесе Айгөл Хәмитова газета аша да район халкына мөрәҗәгать итәргә теләвен җиткерде. Шул уңайдан аның белән әңгәмә дә корырга булдык.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Районда «Бизнес һәм власть: ачыктан – ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткән эшмәкәрләр белән очрашуга әнә шундый бәя бирелде. Бу сүзләрне очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова әйтте. «Бик күп мәсьәләләр күтәрелде, — диде ул. — Арча эшмәкәрләре актив икән...”