Курку белмәс, тәвәккәл, искиткеч ханымнар, дип атый Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмованы “Ценим жизнь“ оешмасы җитәкчесе.
Бу ике ханым икенче тапкыр махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм илтә китте.
Нияз Сафиуллин музыкаль тамашаның башыннан ахырына кадәр сәхнәдә булды
“Солдат кайтты авылга“ дип аталган чарада яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә актив катнашты. Тамашачы үзешчәннәрне алкышларга күмде.
Елдан артык эшләү дәверендә яшьләр хәрәкәте вәкилләре район күләмендәге мондый зур җыенга беренче тапкыр җыелды
1 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасындагы иң актив укучылар районкүләм җыенда очрашты.
8-9 март көннәрендә Казанның “Ак Барс“ көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды
Барысы 39 төбәктән 400 көрәшче бил алышты. Россия беренчелеге – җитди көрәш.
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларда “Хыяллан. Иҗат ит. Тикшер. Өйрән. Үсештә бул” дигән атналык үтте.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1нче маддәсе нигезендә, Россия Федерациясе субъектында минималь хезмәт хакы турында төбәк килешүе нигезендә, Россия Федерациясе субъектында минималь хезмәт хакы күләме билгеләнергә мөмкин.
Ел да февраль аенда Пөшәңгәр авылы шугалагында хоккей ярышлары үткәрү традициягә әверелде.
Аны пөшәңгәрләр Әфганстанда һәлак булган авылдашлары “Кызыл Йолдыз” ордены иясе Васыйл Әһлиуллин истәлегенә багышлап оештыра. Быел совет солдатларын әфган җиреннән чыгарганга 35 ел тулуны да билгеләп үттеләр.
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Почта бүлекчәләрендәге дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын хәзер республиканың авыл җирлегеннән 130 000 кеше яңарта һәм раслый ала. Бу аларга порталның тулы функциясен кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел Россия Почтасының тагын 32 бүлегендә хезмәт күрсәтелде.