11 гыйнварда Арчаның Г.Курсави исемендәге мәчете янында (Көнбатыш микрорайоны) су чыганагы, Үзәк мәчет янында изге белем чыганагы – Коръәни Кәрим өйрәнү үзәген ачу тантаналары узды
Аларда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б. катнашты.
Якташыбыз, Наласа авылы егете контракт буенча хезмәт итүче лейтенант Марсель Сираҗиев махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәге күрсәтә
Бу хакта хәбәр алгач, район башлыгы Илшат Нуриев: “Марсель кебекләр дан эзләми, аларның гамәлләре Ватанга карата зур бурыч һәм мәхәббәт хисеннән гыйбарәт. Горурланабыз!” – дип Вк төркемендә язып куя.
Район башлыгына килгән рәсми хәбәрдә түбәндәге юллар бар: “Махсус хәрби операция зонасында лейтенант Марсель Сираҗиев контракт буенча 2024 елның маеннан мотоукчылар ротасы командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә. Хәрби бурычларны үтәгәндә ул тәҗрибәле белгечләргә хас батырлык күрсәтә
Укучылар сараенда шашка буенча 4 этаптан торган ярышлар оештырыла.
2024 елда соңгы 4нче этапта иң көчле шашкачылар билгеләнде. 2009-2011 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында беренче урынны алды алар. Абсолют чемпион исеменә уйнап та отты алар. Менә кемнәр ул районның абсолют чемпионнары! Кызлар арасында Дилбәр Ризванова, Арчаның 1нче мәктәбеннән, егетләр арасында Адель Вәлиуллин, Арчаның 6нчы мәктәбеннән. Тренерлары Хәйдәр Зәйнуллин. Котлыйбыз!
Ә шашка һәм шахмат башны эшләтү, фикерләү, кыс-касы, сәламәтлек өчен бик файдалы, ди галимнәр.
“Арча“ спорт мәктәбендә таэквон-дочыларның фестивале, бик матур бәйрәм булды.
Тренерлары Газинур һәм Руслан Борһановлар. Спортчылар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Башта таэквон-дочылар төрле матур күнегүләр эшләп күрсәттеләр. Осталыкларына сокланып карап тордык. Тренер Руслан Борһанов 2024 елда ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ярышка барган саен алар медаль алмый кайтмыйлар. Унлап җитди ярышларда катнаштылар. Бер генә мисал. Ел ахырында Осиновода үткән ярыштан 25 медаль белән кайттылар. 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза медаль. Инде менә тагын ярышлар башланды.
Урта Аты авылында туып үскән Майсәрә апа Җәләева сөйләгән истәлекләрне тыныч кына утырып тыңларлык түгел
Сугыш ветераннары гына түгел, сугыш чоры балалары да бик аз калып бара.
– Минем әти 1904, әни 1914 елгы иде, – ди ул. – Әни 16 яшендә үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә барган. Әти фин сугышына киткәндә әни бишенче балага корсаклы калган. Әти бу сугыштан исән кайта. Бик тәртипле кеше булган ул, эчмәгән, тартмаган, ветсанитар булып эшләгән. Аның әтисе Хәсән дә гыйлемле кеше (“Галим түгел, гыйлемле!“ – дип басым ясап сөйли Майсәрә апа) була.
Арча районында Ватанны саклаучылар елы үзенчәлекле башлана. Аны ачу махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм колоннасын җибәрүдән гыйбарәт
Колоннаны озату Арчада тантаналы төстә үтәчәк. Әмма гуманитар йөкне җибәрү өчен аны тупларга кирәк. Бу эшкә инде һәрберебез үз өлешен кертә ала. Алай гына да түгел, ярдәм күрсәтергә тиеш тә. Чөнки гуманитар колонна махсус хәрби операциядә катнашучылар сораган әйберләрне алып барачак.
Әле кайчан гына Арчада Үзәк чыршыны кабызу, иске ел белән хушлашу, Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре булган иде, инде менә искечә Яңа ел, Үзәк чыршы ябылу тантанасы да узып китте
Үзәк стадионда кичке сәгать 7ләрдә башланып китте ул. Бәйрәмне Данис Гайфуллин белән Лия Ильина алып бардылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов бәйрәм белән котлады. Котлаулар бүләкләүләр белән дәвам итте. Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен шартлар тудырган, үз биналарын, йортларын матур итеп Яңа ел рухында бизәгән оешма җитәкчеләренә, йорт хуҗаларына рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырылды. Яңа ел чараларын тиешле югарылыкта үткәргән оешма, учреждениеләр җитәкчеләре шулай ук сәхнәгә чакырылды. Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов чыкты. “Яшик сөенеп кенә” дигән җырны халык рәхәтләнеп бии-бии тыңлады.
Яңа ел – иң матур, игелекле, әкияти, тылсымлы бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтәләр. 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде, шул уңайдан районыбызда күп төрле чаралар, бәйгеләр үткәрелде.
Яңа ел алдыннан районда “Яңа ел фантазиясе” дигән төп чыршыны бизәү өчен уенчык-лар ясау бәйгесе оештырылды. Укучылар гаиләләре белән берлектә, иҗадилык, зирәклек һәм тырышлык үрнәге күрсәтеп, күз явын алырлык матур уенчыклар эшләде. Барлык эшләнмәләр күңел биреп ясалган иде.
Ел ахыры-башы ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт
Яңа ел алдыннан районның Пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды.
Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсенең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан сөйләшүләр чәй өстәле янында дәвам итте. Алар ел буе СВОда хезмәт итүчеләргә сетка үрделәр, үлән чәйләре ясадылар, кипкән җиләк-җимеш әзерләделәр, гуманитар йөк җыялар һ.б. Ялгыз пенсионерларның хәлләрен беләләр, Яңа Чүриледәге психоневрология интернатына, өлкәннәр йортына концерт, күчтәнәчләр белән баралар, осталык дәресләре үткәрәләр.
Укучыбыздан шундый сорау алдык: “Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең кредит бурычлар бетерелә икән, дип ишеттем. Бу дөресме?”
Әлеге сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек?
– Мондый закон бармы? Сүз нинди бурычлар турында бара?
– Әйе, мондый закон кабул ителде. Ләкин ике шарты бар. Беренчедән, контракт 2024 елның 1 декабреннән соң төзелгән булырга тиеш. Икенчедән, кредитлар 2024 елның 1 декабренә кадәр үк алынган һәм алар буенча җыелган бурычларны түләттерү турындагы суд карары чыккан булырга тиеш. Шул шартлар үтәлгән очракта, махсус хәрби операциядә хезмәт итүченең яки аның тормыш иптәшенең 10 миллион сумга кадәрге кредит буенча бурычлары юкка чыгарылачак.