ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Билет бәясе биш йөз сум. Авыл җире өчен кечкенә сумма түгел. Әмма ул махсус хәрби операция барган зонадагы авылдашларга. Анысы кыйммәтрәк.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

 

Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы хезмәткә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга һәм җинаятьчелек белән көрәшкә багышладыгыз.

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2023 елның 10 ноябрендә 12 сәгатьтән 11 ноябрендә 09 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә: 10 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә, 11 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә; – 11 ноябрь төнендә һәм иртән 15-17 м/с (Казанда 15 м/с кадәр)көчле җил сакланачак; - юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

“Курса МТСы“ ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар белән семинар-киңәшмә булды

Районыбызда “Беренчеләр хәрәкәте” агымдагы елның апрель аеннан актив эш алып бара

Октябрь ахырында Арчада районыбыз яшьләре арасында “Алдынгылар советы” рәисен сайлау һәм актив укучыларны “Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул итү тантаналары узды.

Симетбаштан тегермән турында язганым өчен рәхмәт әйтеп шалтыраттылар. “ Без үзебез дә шул турыда сөйләшкәләп йөри идек, андый тарихи ядкәрне сакларга иде“, – диделәр.

Гүзәл Вәлиева: “Бронза, көмеш медаль ияләрен чакырдылар. “Мин юк икән, дип уйладым. “Беренче урынны Татарстаннан Гүзәл Вәлиева яулады”, – диюгә сөенечемнән елап җибәрдем

Арчаның “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл артында белгечләр белән сөйләшү булды

Үткән якшәмбедә “Арча” спорт комплексындагы шахмат клубында  Комсомол туган көн уңаеннан ярыш оештырылды.

Кызы әнисен авылның шәфкать туташына алып килә: “Әни сөйләшми башлады, тикшереп карагыз әле”, – дип мөрәҗәгать итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International