Декабрьнең соңгы атнасында Мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре узды
25 декабрьдә район Мәдәният йортына сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды. Иң элек бәйрәм фойеда чыршы янында алып барылса, соңрак спектакль карадылар.
Чулпан авылында бөтен уңайлыклары булган яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Кечкенә авыл ул. Элек руслар күбрәк булса, хәзер татарлар да, күчеп кайтып урнашкан башка милләт вәкилләре дә яши. Тантана алдыннан шунда туып, гомер иткән кешеләр белән аралашып алдык.
Район башлыгы Илшат Нуриев 27 декабрьдәге киңәшмәне “Яңарыш“ ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйковны тәбрикләүдән башлады.
Билгеле булганча, Илгизәр Минвәли улы республиканың “Ел җитәкчесе“ конкурсында җиңүче булган иде.
Әлеге сүзләрне район фермерларының девизы итеп алсак та була
Чөнки башлангыч чорында күп иде алар. Әмма вакыт сынавын үтә торгач алтмышлап кына калганнар. Уңышлы эшли, дип әйтерлекләре тагын да азрак.
21 декабрьдә район хуҗалыклары баш агрономнары белән бергәләп ел йомгаклары, алда торган бурычлар турында сөйләшү булды.
Узган җомгада шәһәрнең Шәрык бистәсендә Г.Бәширов урамындагы балалар мәйданчыгында Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы булды.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан районнарының мәгариф һәм мәдәният оешмалары оештырган “Шәҗәрә – минем нәсел агачым“ бәйгесенә йомгак ясалды
2023 елның 11 аенда Арча районында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда өч кеше һәлак булган, 48 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.
Бу хакта без Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек.
Бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте
Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше ни дәрәҗәдә? Шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары ничек эшләп килә? Үзмәшгульлекне сайлаучылар саны артамы?
Иҗтимагый советның чираттагы утырышында сүз нигездә шул хакта барды. Бик кызыклы, бай эчтәлекле килеп чыкты ул. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күп булды.