«Арча» ҖЧҖндә «Сыр җитештерү процессын оптимальләштерү» пилот агымын диагностикалау этабы тәмамлану йомгаклары буенча мәгълүмат бирү көне узды. Проект җитәкчесе диагностика этабына йомгак ясады, җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча максатчан күрсәткечләр һәм чаралар планы турында сөйләде.
Пирожныйлар сатып алган. Ашаганнан соң агуланган. Нишләргә?
Бу хәл Арчаның бер кибетендә булган. Сатып алучы хәле начарланганнан соң эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган.
Массакүләм мәгълүмат чараларының даими хәбәр итүенә һәм мошенниклык фактларын булдырмауга юнәлдерелгән хокук сак-лау органнарының кисәтүләренә карамастан, алдаучыларның хәйләләренә эләгүләр дәвам итә. Мошенниклар алдауның төрле юлларын эзләп, яңаларын уйлап чыгарып торалар.
.
Сөрем газы белән агулану очраклары булып тора.
Фаҗигаләр булмасын өчен газ һәм мичкә ягу системасының төзеклеген һәрвакыт карап, тикшереп торырга кирәк. Төзек булмаган газ, утын мичләре, газ приборлары, двигательләре кеше тормышы өчен куркыныч сөрем газы бүлеп чыгара.
Казан шәһәрендә “Сәйдәш“ Мәдәният йортында республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бу юлы бирегә шәһәрдәге ярминкәләрдә, Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катнашучы кешеләр чакырылган иде.
70нче дистәне тутырып килгән чорында дөньяви дипломлы бакалавр дәрәҗәсенә ирешкән имам була Хәлим хәзрәт!
Арчаның икенче балалар бакчасында балалар бакчаларында эшләүче яшь белгечләр өчен “Педагогик дуэт” дип исемләнгән районара семинар узды. Анда районда эшләүче яшь тәрбиячеләр катнашты.
2023 ел илебездә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Әлеге семинар да тәҗрибәле остазларның яшь белгечләр белән берлектә алып барган эшчәнлеген күрсәтү максатында оештырылды.
Иске Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев “Сабантуй” журналы үткәргән “Әбием киңәшләре” бәйгесендә җиңү яулады.
Арчаның 1нче балалар бакчасында “Туган илем – халыкларның уртак йорты” темасы астында төбәкара семинар үтте.
Чыннан да, бу көнне бакчабыз халыкларның уртак йортына әйләнгән иде. Әлеге чара район мәгариф идарәсе һәм Чувашстан Республикасының Канаш шәһәре 11нче балалар бакчасы белән берлектә оештырылды. Кунакларыбыз – авыл балалар бакчалары мөдирләре иде. Семинар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә, йола бәйрәмнәренә җәлеп итүгә юнәлдерелде.
Арчалар 2023 елга “Салават күпере” журналына язылучылар саны буенча беренче урынны яулады.
Быелның беренче яртыеллыгына безнең районда журналга 408 кеше язылган. Шул уңайдан арчаларга бүләк итеп “СалаваTik”лар төркеме Арчаның алтынчы мәктәбендә концерт программасы белән чыгыш ясады.