ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Утар Аты авылы  яшьләре катнашында “Кабатланмас яшьлек” дип исемләнгән җырлы – биюле кичә булып узды. Яшьләребез онытыла барган халык уеннарын уйнап, күңел ачтылар.


6
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Казанка ширкәте быел да игеннәрне урып-җыюны беренче булып тәмамлады.

Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырып, эшләрнең торышы белән таныштырды. Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.

26 августта Арчада, “Көнбатыш” микрорайонының 44 һәм 46 йортлары арасында ишегалды бәйрәме узды.

Арчаны әйләнеп үтү юлы уңаенда олы юлның икенче ягында 18 күпкатлы йорт тезелеп киткән. Сүз менә шундагы йортлар турында. “Безнең ишегалды” дип аталган Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә, күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерү эшләре бара.

Беренче сентябрь якынлашкан саен быел беренче сыйныфка барачак оныгыбыз ара-тирә: “Бабай, мин дулкынланам”, – дип әйткәли башлады.

1 сентябрьдә Арча шәһәрендә “Торак һәм шәһәр мохите” дигән илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында Совет мәйданы, зур урамны төзекләндерүнең бишенче чиратын ачу тантанасы булды.

Шурабаш авылында татарлар һәм марилар гомер-гомергә дус яшиләр. 

Шурабаштагы бүгенге үзгәрешләргә инвестор Рәдиф Закирҗанов сәбәпче. Әгәр дә биш елдан аз гына артыграк элек ул килмәгән булса, бик кызганыч хәлдә калыр иде бу авыллар. “Безнең бәхеткә җибәрелгән кеше ул”, – дип шатланыша авыл халкы.

Алар санаулы секундлар эчендә ике урынлы саннарны кушалар һәм алалар. Бернинди калькуляторларсыз. Күңелдән. Бары тик кул бармаклары белән генә төрле хәрәкәтләр ясыйлар...

Мирҗәм тау итәгенә урнашкан. Елга аша чыгып, биек таудан күтәрелсәң, бөтен авыл уч төбендәге кебек.

Халык ярата аны. Җиләк-җимеше, яшелчәсе экологик яктан чиста һәм арзан дип. Сәхнәдә үзешчәннәр җырлап, самоварларда чәй кайнап тора. Бушлай чәй эчертәләр, 20-30 сум түләүле чәй өстәлләре дә бар.

30 август көнне Арчада Татарстан Республикасы һәм шәһәребез көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International