ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Ассоциациянең рәсми сайтында http://miloserdiert.ru/ сылтамасы буенча сез ассоциациягә мөрәҗәгать итә, гамәлдәге законнарны үзгәртү турында тәкъдимнәр кертә аласыз, шулай ук ​​Республика гражданнарына ярдәм күрсәтү чаралары белән танышу мөмкинлеге бар.

Утар – Аты һәм Урта Аты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча шәһәренең Казансу паркында райондашларыбызга милли уеннардан, дәртле җырлардан торган бәйрәм тамашасы оештырдылар. 

Субаш – Аты авылында федераль программа ярдәме белән кибет төзелеп килә. Бүгенге көндә ачылу алдында тора.


26
август, 2022 ел
җомга

Еллар узган саен әби–бабайларыбызның борынгыдан килгән гореф–гадәтләрен яңарту чаралары әйләнеп кайтканга күңел сөенә. Бүген Кушлавыч авылында әнә шул йолаларны яңарту күренеше бөтен авыл өчен зур бәйрәмгә тиң булды



19
август, 2022 ел
җомга

Урак өчен көннәр искиткеч тора, ашлыкны киптерәсе дә юк.

 “Кичә арпа 11 процент дымлылык белән кайтты”, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Ә орлык өчен – 14, фураж өчен 12 процент булу җитә. Дөрес, “Курса МТСы”ның иген басулары чиста, чүпле басуларда дымлылык югарырак булачак.

– Комбайнчылар эшлибез дип ашкынып тора, – ди “Ватан” ширкәте баш агрономы Габдрәис Рамазанов. – Иртән чык кипсен дип туктатып торабыз.

18 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 18285 гектары (32,5 процент) суктырылды. “Казанка” ширкәтендә 70 проценттан артык, “Курса МТСы” ширкәтендә – 65 процент.

Районда бер көнне ике зур вакыйга булды.

Арчаның балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Чиканас авылында бер-бер артлы ике спорт мәйданчыгы ачылды.

Алар Яңа Иябаш егете, Казандагы “Термосталь” һәм “Физра” ширкәтләре җитәкчесе Илшат Газизов ярдәме белән төзелде. Барысы өч спорт мәйданчыгы эшләнде. Беренчесе – 2020 елның җәендә туган авылы Яңа Иябашта ачылды. 2021 елның декабрендә Иске Иябаш авылында яңа мәчет халыкка хезмәт итә башлады. Инде менә хәзер өченчесе, дүртенчесе... Бу игелекле эшләрнең барысы да Илшат Газизов ярдәме белән башкарылды. “Аллаһы Тәгалә ярдәме белән...”, – ди ул. Илшат Газизов спорт мәйданчыкларын ачу тантанасына 5 сыйныфка күчкән улы Алмаз һәм ярдәмчеләре белән кайтты.

Легендар шәхес Наил Закир улына 90 яшь тулды.

“...Менә Әтнә юлы, язын-көзен тездән пычрак, кышларын кар. Шул юлдан аякларына чабата, өсләренә иске генә бишмәт кигән,  иңнәренә киндер букча аскан ике үсмер малай атлый. Ара ерак, арыганнары, ачыкканнары йөзләренә чыккан. Менә шул үсмерләр Наил белән мин инде. Күәмгә көн саен өч чакрымга йөреп җидееллык мәктәпне бетергәч, без биш чакрымдагы Әтнәгә киттек. Урта белем алырга дип, авылдан беренчеләрдән булып”.  Радик Фәизов. 2007 ел.

“Безнең балачак сугыш елларына туры килде. Яңа – җитмәгән, иске беткән булгандыр.

Бу бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр дә, велосипедта йөрүчеләр дә билгеләп үтә ала. Россиякүләм Физкультурачы көне быел 13 августта узды.

Тарих битләренә күз салсак, Бөтенсоюз Физкультурачы көне СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан гамәлгә куелган. Бу 1939 елда илдә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен эшләнә. 

Беренче тапкыр бәйрәм 18 июльдә уза. Аннан соң ел саен аның өчен яңа датаны сайлыйлар. Һәм бары тик 12 елдан соң гына августның икенче шимбәсендә бәйрәм итәргә дигән карар кабул ителә.

Узган якшәмбедә Яңа Ашыт авылында яңа сафка баскан “Әлминә” мәчетен ачу тантанасы булды.

Кечерәк кенә, әмма табигате белән бик матур бу авыл өчен көтелмәгәнчә күп халык килгән иде ул көнне. Көтелмәгәнчә, диюем шуңа, өлкәннәрнең кайсы белән сөйләшмә, “Кара, күпме халык җыелган бит, исең китәрлек”, – дип фикерен белдерде. Читтән дә бик күп кеше кайткан, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә килгән.

– Яңа Ашытта мәчет ачылу  – тарихка кереп калучы чараларның берсе. Аллаһ разый булсын. Аңа юл өзелмәсен, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

– Республикада уртача ике атнага бер мәчет ачыла дияргә була, – диде  Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров. – Заманында алар санаулы гына булган, берничәсе генә эшләп торган. Иң хәерле, башка беркайда да бирелми торган рухи азык ала торган урын ул мәчет.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International