Әңгәмәдәш – республиканың Пенсия фонды идарәсенең Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
– Рузия Илсуровна, пенсионерларда сораулар әледән-әле туып тора. Электрон челтәрләрдә хәбәрләр күп. Кайсына ышанырга белмисең. 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре аз булса да артты. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.
– Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 1 августтан артып килә башлады. Бу акчалар 2021 елда эшләгән пенсионерларга исәпләнә. Ул эш бирүчеләр пенсия фондына күчергән взнослар күләменә бәйле. Нәкъ менә шул взнослар пенсияләрне яңадан исәпләргә, аз булса да арттырырга мөмкинлек бирә.
– Димәк, пенсияләр төрле кешенең төрлечә артты, чөнки аның күләме пенсия фондына кергән взнослардан тора.
Әлифба... Тышлыгына кулына чәчәк букеты белән букча тоткан кыз мәктәпкә бара торган зәңгәр тышлы китапны кем генә хәтерләми дә, кем генә аның буенча хәреф танырга өйрәнмәде икән?!
Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзов төзегән “Әлифба” китабы – татар балаларын белем иленә алып керүче беренче дәреслек. Әлифбаның бизәлеше, тышлыгы үзгәреш кичерсә дә, аның эчтәлеге үзгәрми.
Тормыш бер урында тормый, алга бара, аның белән бергә мәгариф системасы да яңарыш кичерә. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кергәннән соң Әлифбаны да әлеге стандартларга туры китерү таләбе килеп туа.
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар өчен “урак өсте” башланды.
Соңгы елларда мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге заман таләбе – ул белемле, тәрбияле, тормыш авырлыклары алдында югалып калмый торган, бар яктан әзерлекле, тиешле карар кабул итә белүче, көндәшлеккә сәләтле мөстәкыйль шәхес тәрбияләү. Районыбызның мәгариф учреждениеләре яңа уку елын нинди уңышлар, бурычлар белән каршы ала?
Бу хакта без укытучыларның традицион август киңәшмәсе алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән сөйләштек.
– Рамил Данилевич, бүгенге көндә мәгариф системасы ничек яши? Киләчәккә нинди максатлар куя?
Узган җомгада Кушлавычта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр. Юк, махсус оештырылган күрсәтмә чара булмады ул, чынбарлык. Ул көнне авылга килен төшкән һәм чишмә юлын күрергә теләгән.
“Яшь килен Башкортстаннан. Ул якта бу матур йола әлегә кадәр сакланып килгән. Һәр өйләнешкән парга су юлы күрсәтәләр икән. Без моны күтәреп алдык һәм ике халыкның да йолаларын берләштереп, зурлап оештырырга булдык”, – диде Кушлавыч клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева.
Халкыбызның нинди матур йолалары булган! Кызганыч, хәзер яшь парлар мондый күренешләр белән бик кызыксынмый. Ә менә Башкортстанда аларның берсен дә онытмыйлар икән. Яшь килен Зәлия Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. Башкорт кызы. Казанга эшкә килгән җиреннән Кушлавыч егете Зөфәр Шәяхмәтов белән очраша һәм гаилә кора.
Еллар сынавына бирешмичә, олы мәхәббәтне саклап, иңне-иңгә куеп гомер итүчеләргә сокланмый мөмкин түгел.
Илле еллык мәхәббәт тарихын һәм төпле нигезләрен булдыручы Фәттаховлар гаиләсе әнә шундыйлардан.
Роза һәм Лиюс Фәттаховлар алтын туйларын билгеләп үтте. Район ЗАГС бүлегенең гаилә бәйрәмнәре залында бу көнне әлеге парлар өчен иң якын кешеләр җыелган иде. Балалары, оныклары һәм якын туганнары Роза ханым белән Лиюс әфәнденең олы шатлыгын уртаклашты. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куеп, “Алтын туй” таныклыгын алды һәм тугрылык билгесе итеп, алдын балдаклар алмашты.
Арчада яшәүче Надия һәм Шамил Фазуллиннар алтын туйларын балалары, онык-лары, якыннары, дуслары белән билгеләп үттеләр.
Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина да килгән иде. Ул район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. “Сезнең кебек “алтын” гаиләләр күп түгел. Яшьләргә үрнәк булып, тигезлектә озак гомер итегез. Бриллиант туегызда да очрашырга насыйп булсын”, – диде юбилярларны котлап Рәмзия ханым. Аннан күптәнге танышлар кебек дустанә мөнәсәбәттә бик озак сөйләшеп утырдык, истәлекләр белән бүлештек, яшьлек елларын искә төшердек.
Ел башыннан Арча районында ике кеше суга батып үлгән.
Җәйнең эссе көнендә су буенда ял итү яхшы булуын барыбыз белә. Кызганыч, су һәлакәткә дә китерә. Көннәр эссе торганда суда ял итүчеләр саны арта, шул ук вакытта җиһазландырылмаган сулыкларда бәхетсезлек очраклары да күбәя.
Узган җомгада Иске Йорт сулыгында булган фаҗига да бөтен районны тетрәндерде. Анда 1983 елгы Субаш Аты егете Айнур Исмәгыйлев батып үлде. Аның гәүдәсен Шәмәрдәннән килгән коткаручылар икенче көнне генә табып алдылар. Айнурның мәктәп яшендәге өч баласы ятим калган. Кечкенәсе әле башлангыч сыйныфларда гына укый. Кечкенәдән әни назыннан мәхрүм калган балалар бүген әтисез дә калган. Сабыйларның, Айнурның әти-әнисенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
Арча районында яшәүче 31 яшьлек ир хөкем ителде.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 314.1нче маддәсенең 2нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (федераль закон нигезендә суд билгеләгән административ күзәтчелек, административ чикләүләрне күп тапкырлар үтәмәү) эшләүдә гаепле дип тапты.
Судта ачыкланганча, хөкем ителүче, административ күзәтчелек билгеләнүе турында кисәтелүгә карамастан, 2021 елның 10 июненнән 2022 елның 18 мартына кадәр административ чикләүләрне күп тапкырлар боза, моның өчен административ җаваплылыкка тартыла.
Суд аңа 8 ай дәвамында хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тотып калу рәвешендә җәза билгели.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Валерий Медведев,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция булды.
Аны министр урынбасары Илдус Насыйров алып барды. Республиканың әзерлек штабының чираттагы утырышында ягулык-энергетик объектларының һәм торак-коммуналь комплексларның 2022–2023 елдагы ягулык чорына әзерлеге турында сөйләшенде. Видеоконференциядә безнең районнан башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм белгечләр катнашты
Проблемаларны үзебез тудырабыз да, шуларны хәл итәбез, дип үтә гомер, ди бер танышым. Һәм санап китә: Сосновский балтырганы, бәрәңге коңгызы, америка өрәңгесе, кабан дуңгызы...
Алар барысы да адәм баласы читтән алып кайткан, үстергән, үрчеткән нәрсәләр. Аллаһы Тәгалә безгә, сөеп, бүләк итеп биргән әйберләрдән бернинди зыян юк. Ә тегеләре чит тән кебек...
Дөрес сүзгә җавап юк, диләр. Беркөнне Казан шәһәренең эченәрәк кергәч игътибар итеп барам: юл буйларында, урамнарда, койма буйларында шул шыксыз балтырган диңгезе. “Эфир” каналында шуңа багышланган тапшыру бирделәр, балтырган районнарда җиңү яулап башкаланы “алырга” маташа икән.