ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2022 ел
җомга

Арча үзәк китапханәсендә Алсу Камалованың “Йолдызларга сузам юлымны” дигән яңа гына “табадан төшкән” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Үзем дә белмим нигә, әмма йөрәккә якын чара булды. Тәкъдир итү кичәләрендә шулай күзләрдән яшь тә тамып, бер үк вакытта рәхәтләнеп көлеп тә утырганны хәтерләмим.

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләрнең “ТАТАR СҮЗЕ” халыкара бәйгесенә йомгак ясалды.

Арча үзәк китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге – 2022” проекты җиңүчеләрен һәм “Иң яхшы китап укучылар йолдызлыгы”на кергән актив укучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Апрель ахырыннан башлап май бәйрәмнәренә кадәр arskmedia.ru сайтында “Район Кулибиннары” дип аталган фотолар бәйгесе барды.

Районыбызның 20 авылыннан иң оста 21 якташыбыз катнашты. Фотоларга тавыш бирү ярдәмендә җиңүчеләр билгеләнде. Яңа Кенәр, Каенсар һәм Хәсәншәехта гомер итүче ир-егетләр җиңүче исемен яулады.

Сабада “Саба–Арена” спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар булды.

Быел апрельдә Тәбрис Шакиров Нижегородск өлкәсеннән гер спорты буенча җиңүләр яулап кайтты. Бөтенроссиядән җыелган ветераннар бәйгесе иде ул.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил застал Сезне урамда, киңәш итәбез яшеренергә җир асты кичүе яки подъездларда биналар. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

22 июнь – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргәннәрне искә алу һәм кайгы көне. Бу көн уңаеннан Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча шәһәренең Җиңү паркында «Безнең хәтер кыңгыравы» дип исемләнгән Хәтер вахтасы үткәрделәр.

Гатиннар гаиләсе Якутиядә яшәп, Арчага кайтканнар. Әгәр дә уллары Алмаз Гатин Казанда шахматта җиңмәсә, бәлки бу гаилә белән таныш та булмас идек. Безгә бу турыда Ашытбаштан шахмат лидеры Сөләйман Галиуллин хәбәр итте. Һәм беркөнне алар, Сөләйман Галиуллин, Алмаз һәм аның әнисе Римма ханым, редакциягә килделәр.

Быел 16 апрельдә Күлтәс авылы мәчетендә “Иман нуры иңсен күңелләргә” исеме белән ифтар ашы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International