Быел Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты бүлмәсе Радик Фәизов исемен йөртә башлады.
Арча районында 2 июньдә ике йорт янды. Берсе Арча станциясендә, Коммуна урамында, икенчесе – Пөшәңгәрдә. 6 июньдә юл-транспорт һәлакәте булды.
21 сәгать 59 минутта янгын частена Коммуна урамы 28 йорт яна дип шалтыраталар. Тагын янгын машиналары чыгып чаба. Вакытында килү сәбәпле, янгынны сүндерәләр, тик ут хәйран зыян салырга өлгерә.
6 июнь көнне иртән эшкә барырга чыктык. “Хастаханә” тукталышы турысында кешеләр җыелган. Бер ханым җиргә чүгәләгән дә бер баланы алдына алган. “Баланы бәрдергәннәр, күрәсең”, – дип уйладык туктап калган машиналарны күреп.
Җәләевлар гаиләсе белән Смоленск өлкәсеннән кайткач очраштык.
Чыгышлары белән алар Каргалы авылыннан. 1965 елда Шушмабашка күченәләр.
8 июньдә ел да социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтәләр. Бу үз тормышларын башкалар турында кайгыртуга багышлаган шәфкатьле, изге күңелле кешеләрнең һөнәри бәйрәме.
Иртә иде әле, телефон шалтырады. Ашытбаштан Рәис Шәкүров, нәрсәдер булганлыгы тавышыннан сизелә:
Арча районында дүрт яшьлек малай гаражда циркулярда бармагын өздергән, табиблар тиз арада республика клиник хастаханәсенә алып барып җиткергәннәр.
Серле бармак турында авылларга барганда юлдашыма да сөйләдем.
– Безнең әти дә бармак ялгаган кеше бит, – дип куйды.
– Ничек? Синең әтиең табиб-мазар түгел бит, – дим.
“Арча хәбәрләре” газетасының 6 май санында Курса-Почмактан укучыбыз Лимара Мөхәммәдиеваның “Ирем Хариска мәдхия” дигән мәкаләсе басылып чыккан иде.