Административ бина реконструкциягә ябылу сәбәпле, Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге вакытлыча Арча шәһәре, Банк урамы, 26а адресы буенча урнашкан бинага күчте.
Районда коррупцияле хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә ниләр эшләнә! Без бу сорауны район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллинага бирдек.
Оныгым Зилә белән балалар бакчасыннан кайтып барабыз. Бүген никтер кәефсезрәк күренә. Нәрсә булды, дип сорыйм.
– Бабай, вакыт машинасы булсын иде дә, вакытны кире чигереп бакчага яңадан йөри башлар идем. Безнең бит бер көннән саубуллашу кичәсе, аннан киткәч сагынырмын инде. Бигрәк тә Гөлнара Әюповнаны, Алинә Радиковнаны, Алинә Вабиловнаны сагынырмын.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.
2022 елның 2 июнендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газификацияләп бетерү (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.Газификацияләп бетерү программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында сөйләячәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре башка сорауларга да җавап бирәчәк.
2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэгына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыйков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы җавап бирәчәк
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның «2021 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында» күрсәтмәләре исемлегенең 4 пунктын үтәү йөзеннән. 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары» 2022 елның 24 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Онкология авырулары белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү» темасына «кайнар линия» булачак.Сезне кайнар линия эшенә актив кушылуыгызны сорыйбыз. «Кайнар линия» телефоны 8(800) 350-44-72.
Килә дә ява, килә дә ява, ияләнде бер болыт дигәндәй, узган кыш та, яз да явым-төшемнәргә бай булды.
“Майның унбиш көнендә 17,2 мм явым төшем булды, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Аннан соң ике көндә 18,3 мм яңгыр яуды”. Айның беренче яртысында һаваның уртача температурасы плюс 9,5 градус булган, нормадан 3 градуска кимрәк. Узган ел майда 8,1 мм гына яңгыр яуган, һава температурасы 6,8 градуска югарырак булган.
– Быелгы яз 1978 елдагыга охшап тора, – ди районның иң тәҗрибәле белгечләренең берсе булган, хәзер лаеклы ялдагы танышым. – Ул елны үсемлекләрнең үсеш чорында 426 мм яңгыр яуган иде, корылыклы 2010 елда нибары 58 мм яуды. Мин бер хуҗалыкта баш агроном булып эшли идем. Чәчүне 9 июньдә генә төгәлли алдык. Ул елны булган уңыш! Урып-җыю да авырлык-лар белән барды, югалтуларны киметү өчен комбайннарга дүртенче тизлектә йөртеп булмый торган җайланмалар куйдылар. Барыбер 700 гектардагы уңышны җыйнап алып булмады.
“Росинкас” берләшмәсе филиалы “Казан” бүлекчәсенең Арча инкассация коллективы республикада алдынгы урыннарны тота.
2021 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка лаек булганнар иде. 2022 елның беренче кварталында да алдынгылыкны бирмәделәр, кубок яңадан үзләрендә калды.
Үземнең укучым София Гераскина турында язам. София 3“В” сыйныфында укый. Ул “биш”кә генә укый, иҗади конкурсларда җиңүче.
5 яшьтә карате белән шөгыльләнә башлый. 2019 елның мартында, ел ярым тырышып әзерләнгәннән соң, XI Россия чемпионатында абсолют чемпион була. Шул ук елның октябрендә Европа чемпионаты узды, анда төрле илләрдән спортчылар катнашты. София алтын, көмеш һәм бронза медальләр алды. 2019 елда Россия Кубогына ярышларда алтын медальгә лаек булды. Ике тапкыр Ел спортчысы (2019, 2020 еллар), 2021 елда Россиянең абсолют чемпионы исемен алды.