ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Көрәш

Румия Гарифҗанова

Мамадыш районы Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча “Ялкын” журналы призына Татарстан беренчелеге ярышлары булып узды.

2009-2010 елгы малайлар арасында үтте ул. Ярышта Арчадан өч  команда катнашты. Һәм алар уңышлы көрәшеп, җиңүләр белән кайттылар. Арчаның беренче командасы беренче урынны алды.

Ярый әле төшкәнмен дип, кәефләр күтәрелеп менде. Сүзем Арча стадионында үткән “Кичке чаңгы юлы” турында

Румия Саттарова

Чаңгы шуучылар шактый җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов кичке манзарада бергәләп чаңгы шуу чарасын тантаналы шартларда ачып җибәрде, яшен-картын чаңгы шуарга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәде, исәнлек-саулык теләде.

Ильяс Фәттахов

Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Бакый ага Зыятдинов “Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!“ дигән китабында район архивында сакланган гыйбрәтле бер мәгълүмат китерә: “1939-1940 уку елында Хәсәншәех башлангыч мәктәбендә 161 бала укыган, аларны дүрт укытучы укыткан. Бүгенге көндә 104 укучы булып, аларны 24 укытучы укытып, тәрбия эше алып бара.

 Әлеге мәгълүматны ул вакыттагы укытуның хәзерге белән чагыштырганда нинди авыр шартларда баруын күз алдына китерү өчен бирәм. Сыйныф бүлмәләре гаҗәеп кысан, күргәзмә әсбаплар бик аз, бер сыйныфта яшь аермасы өч-дүрт ел булган балалар укый, шуңа тәртип тоту да бик авыр була“. (2006 ел)

Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Арчага фән эшлеклеләре кайтты

Румия Надршина

Алар Арча районы энциклопедиясен эшләү буенча үзләренең  киңәшләрен бирделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары

Арча үзәк китапханәсендә “Тормыш бит ул матур китап кебек, язучысы аның үзебез” дигән очрашу кичәсе узды

Иҗат

Гөлсинә Зәкиева

Ул үзешчән шагыйрә, искиткеч матур әсәрләр авторы Гөлара Шәрипованың илле яшьлек юбилеена багышланды.

Гөлара турында мин беренче тапкыр сәхнәдән ишеттем һәм үзен дә күрдем. Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев аның шигырен сөйләде һәм авторын сәхнәгә чакырды. Аннан соң инде күпме еллар үтте. Хәзер Гөлараның шигырьләрен бик күп кеше сөйли, көйгә сала, җырлый, танылган шагыйрәләр аның турында искиткеч матур сүзләр җиткерә. Бу юлы иҗат кичәсенә кайткан республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова Гөлара Шәрипованы “Арчаның асылташы” дип атады, аңа багышлап язган шигырен дә укыды. ТР Мәдәният министрлыгының ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина аның җилкәсенә милли бизәкле яулык салды.

Арчадан Руслан Әһлиев волонтер булып Кара диңгез яр буйларын чистартуга үз өлешен кертү максаты белән шул якларга юл тотты. 

Узган елның декабрендә мазут белән танкерлар батты. Мазут Кара диңгезгә эләкте, дулкыннар аны кисәкләп яр буена атты, кошлар, дельфиннар үлә башлады.

Бу хәл кешеләрне битараф калдырмады. Россиянең төрле почмакларыннан волонтерлар Кара диңгез ярында урнашкан шәһәрләргә агылды. Безнең тынгы белмәс Руслан да тыныч кына читтә кала алмады. Җыенды да, волонтер буларак, бу елның гыйнвар ахырында экологик катастрофа булган урынга китте. Озак та үтми без аның белән элемтәгә чыктык.

Туган йорт, туган җир – алар өчен бик кадерле

Ильяс Фәттахов

“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов үз кешеләренең кадерен белә.

Хисап җыелышында бүләкләү өлеше үзе бер тамашага әверелә. Югары Курса авылында бер йортта өч буын булып  яшәүче Хәбибуллиннар белән очрашуга чакыруы да әнә шул хөрмәтнең дәвамы иде: “Андый гаиләләр районда гына түгел, республикада да бармы икән!“ – диде ул.

Сүзем 8 март – хатын-кызлар көне уңаеннан Айван авылының бүгенге актив хатын-кызлары турында.

Алар: Айван  мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Светлана Хаҗиева, Лилия Мангуткина, Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина, педагог Резидә Газизова. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була. Аларның үзләренең гармунчылары да бар – Ленар Биктимеров. Ленар шигырьләр яза. Ә Светлана Хаҗиева шул шигырьләрне көйгә сала. Афәрин дими, ни дисең инде аларга!

 

Арча мәдәният йортында Ватанны саклаучыларга багышланган  мәгариф учреждениеләре каршында эшләп килүче театраль коллективлар бәйгесенең  бүләкләү тантанасы узды

... Ирен махсус хәрби операциягә озаткан хатын көн дә таң атканда чишмә янына төшеп, Аллаһтан елый-елый аның исән-сау туган якларына кайтуын сорый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International