Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты
(алга таба-Дәүләт комитеты) сезгә планлаштырылган визит турында хәбәр итә
2025 елның 22 апрелендә Арча муниципаль районында.
Күчмә чара барышында гражданнарны күчмә кабул итү планлаштырыла
(Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 13 ноябрендәге 537 номерлы карары нигезендә) Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча
(бәяләрне, тарифларны билгеләү өлешендә), шулай ук алар күрсәтә торган хезмәтләрнең эшчәнлеген һәм сыйфатын мониторинглау максатларында шәһәрегезнең җайга салынулы оешмаларына бару.
26 март көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил көтелә
тизлеге 15 м/с
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бер танышым “Архивлар алар – үзләре бер дөнья, анда бер керсәң чыгармын димә“, – дигән иде
Ильяс Фәттахов
Ул белеп әйтә, төрле архивларда еш була, районыбызга, авылларга кагылышлы кызыклы материаллар алып кайта.
Безнең район архивы яңа, иркен бинага күчте, хәзер ул җәмәгать суды белән янәшәдә. “Мөмкинлекләребез артты, шартлар яхшырды, уку залыбыз да бар хәзер, – ди бүлек җитәкчесе Хәмитова Айгөл Хәмит кызы. Ул ике катлы бина белән таныштырып чыкты.
Район башлыгы Илшат Нуриев районның алдынгы терлекче хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абунәчеләр арасында лотерея уйнату традициясен дәвам итеп, 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыклады.
Айван авылыннан мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина белән хушлаштык
Югалту
Румия Саттарова
Бүлмәгә район мәдәният идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе, җырчы Расих Галимҗанов килеп керде. Кайгы уртаклашу турында белдерү бирергә кергән.
Инсультны ничек булдырмаска, булган очракта – ничек дәваланырга
Инсульт
Арчага Казан табиблары кайтып тора. Лекцияләр сөйлиләр.
Бу юлы инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче “Зәңгәр тасма” фонды президенты, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) бүлек мөдире Тимур Демин, “Зәңгәр тасма” фондының башкарма директоры, Казан дәүләт медицина университетының тернәкләндерү кафедрасы доценты Гүзәл Старостина кайтты. Тема: инсульт – ми кан әйләнешенең кискен бозылуы. Докторларны Арча һәм күрше-тирә район табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлар тыңлады. Иң башта Тимур Демин Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка үзара аңлашып хезмәттәшлек иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды
Гөлсинә Зәкиева
Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
Бөек Ватан сугышы ачысын балачак җилкәләрендә татыган Пикстан һәм Оксина Уразаевалар Лада кызларын көтә
Гөлнур Миннебаева
Арча районыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче өч хатын-кыз бар.
Гөлсинә Зәкиева
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Арча мәдәният йортында эчтәлекле дә, үзенчәлекле дә концерт булып узды.
Үзенчәлеге нидә? Ул махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре, хатыннары өчен, аларны бәйрәм белән котлап оештырылды.