Гөлнур Миннебаева
25 мартта Арча район мәдәният йортына районыбызның мәдәни учакларында, китапханәләрендә эшләүче хезмәткәрләр җыелды.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Наилә Дәүләтшина сәламләде.
Мәдәниятне үстерүдә керткән хезмәте өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Алена Ганиевага ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды.
Район мәдәниятен үстерүдә керткән өлешләре өчен Арча районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина, Арча район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.
Иске Кырлай авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң, мәдәният йорты яңадан ишекләрен ачты
Илкүләм проект
Гөлнур Миннебаева
27 мартта “Мәдәният учреждениеләрен капиталь төзекләндерү” программасы буенча ремонтланган Иске Кырлай мәдәният йортын ачу тантанасы булды.
Тәслимә Гайфуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шуның 46 елын ул табиб-педиатр булып эшли. Арча хастаханәсенә килгәненә дә 43 ел
Гөлсинә Зәкиева
Ире, озак еллар Арча хастаханәсендә терапевт булып эшләгән Хафиз Мансурович белән алар бер чорда укый, студентларның төзелеш отрядында очраша, әмма кулларына диплом алгач кына чынлап торып таныша.
Тәслимә Саматовна белән без эш урынында очраштык. Тыгыз эш графигы булуга карамастан, аралашырга вакыт таба алды ул. “Бүген эш көне, төнгә дежурга, иртәгә тагын эшкә”, – диде ул елмаеп. Елмаеп, зарланып түгел, чөнки аны һәм хезмәтен ничек күңел биреп, яратып башкарганын белмәгән балалы ана юктыр.
Яңа Кенәрдән Тәлгать Әхмәтов чын волейболчылар әзерләгән педагог.
Кеше китә, җыры кала дигәндәй, яхшы тренерны онытмыйлар, эшен дәвам итәләр. Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы да (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Тәлгать Әхмәтов истәлегенә балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында волейбол ярышлары оештырды. 10 команда катнашты. Җирәбә салу нигезендә ике төркем оешты. Һәр төркемдә 1,2нче урыннарны алган командалар үзара очрашты.
Васильевода таэквон-до буенча ярышлар булды. Казан, Алабуга, Осиново, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Васильево, Йошкар-Ола һәм Арчадан – барысы 210 спортчы катнашты.
Арчадан ярышка 19 спортчы барды һәм, лаеклы чыгыш ясап, 16 медаль (6 алтын, 5 көмеш, 5 бронза) алып кайттылар. Тренерлар Газинур һәм Руслан Борһановлар.
Беренче урынны менә кемнәр алды: Эмиль Сәмиев – катлаулы көрәштә дүрт көндәшен җиңде, финалда Алабугадан килгән көчле көндәшен җиңүгә иреште, Адел Мөхәмәтгарипов, Эмиль Абдуллин, Раяз Гайфуллин, Раилә Хәйруллина, Зәлия Дәүләтшина.
Эшмәкәр Нурия Гыймадиева җәмәгать туклану системасында, сәүдә өлкәсендә элек һәм бүген эшләгән хезмәттәшләрен җыеп, Коръән ашы – Ифтар үткәрде
Румия Саттарова
90лап кеше җыелды. Арча станциясендә яшәүче абыстай Әлфия апа Рәхимова догалар укыды, акыллы вәгазьләр сөйләде. Аллаһы Тәгаләне зурлап тоткан уразалар кабул булсын.
“Аллаһ ризалыгы өчен укыган догаларның әҗер саваплары бакыйлыкка күчкән әти-әниемә, якыннарыма барып ирешсен өчен, изге ниятләр белән җәмәгать туклану системасында, сәүдә өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләргә хөрмәт йөзеннән үткәрдем Ифтар ашын. Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк!” – дип сөйләде Нурия ханым.
– Әти сугышка киткәндә әни өч кечкенә бала белән калган, – дип сөйләде Үрнәктә туып-үскән Алия Степанова. – И-и, авыр вакытлар... Агач кискәндә әнигә пычкы башын тотарга кеше юк. Без өшегән бәрәңге, кычыткан, башка төрле үләннәр ашап үстек. Педучилищены тәмамлаганнан соң, Арча районының урыс авылы Яңа Ключище җидееллык мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Рус теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Беренче дәрескә кергәннәрем хәтердә. Ничектер балалар гәүдәле, эре кебек. Ә мин гәүдәгә җиңел генә, җыйнак кына бер кыз. Шунда уңайсызланганнарым.
Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу булды! Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар
Румия Надршина
Арчадан без район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән бардык. Мәктәп укучылары кунакларны матур итеп каршы алдылар.
Мәгъсүм белән Мариянең утлы сугыш елларында чыныккан мәхәббәтләре гомер буе дәвам итә
Гөлсинә Зәкиева
Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете Мәгъсум Галимҗанов һәм Саратов өлкәсенең Шумейка авылы кызы Мария Алексеева илле биш елдан артык тигез гомер итә.
Алар язмышы белән кызыксыну безне Лесхозда яшәүче кызлары Рәйсә белән очраштырды. Килүебезнең сәбәбен ишеткәч, ул башта югалып калды, аннан истәлекләрне барлый башлады. Вакыты-вакыты белән күзләре яшьләнде, тавышы дулкынланудан калтырап куйды, аның һәр сүзе әти-әнисенә карата олы ихтирам белән сугарылган иде.