ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

“Мәрхәмәтлек үзәге” каршында көндезге тору бүлеге эшләп килә. Анда йөрүчеләр кул эшләре белән дә шөгыльләнә.

Көндезге тору бүлегенә өлкәннәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк мөмкинлекләре чикле булганнар йөри.

Бу көнне Арча педагогика көллияте һәм В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп спорт мәйданчыклары шау итеп торды. Мөселман футбол командалары ярышты.

Безгә Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин күңелле хәбәрләр алып килде.

Ашытбаш мәктәбендә шашка, шахмат почмагын тулыландырдылар һәм яңарттылар, – дип сөйләде ул. – Мондый почмак, күргәнегез бар инде, Ашытбаш мәктәбендә моңарчы да эшләп килде. Районда һәм Татарстан мәктәпләрендә беренчеләрдән булып ачылган почмак ул. Татарстан республикасы авыл мәктәпләре арасында Ашытбаш мәктәбе республикакүләм шахмат, шашка турнирлары оештыру буенча беренче мәктәп. Әле дә шул бердәнбер инде ул. Җиде тапкыр республикакүләм турнирларны отканбыз. Шашка, шахмат буенча быел Россия турнирында яуланган икенче урын бар. Май аенда Баулыда оттык. Июньдә Минзәлә турнирында җиңдек.

Арчаның Кызыл Бистә урамында олысы-кечесе җыйналып, Корьән ашы үткәрделәр. Бу матур гадәт 2008 елдан бирле кабатлана инде.

Арча стадионында урнашкан велотуризм спорты мәйданчыгында ачык ярышлар узды. Төрле яшьләрдәге 33 егет һәм кыз үзара көч сынашты.

Әңгәмәдәш – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте  җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабирова.

Миләүшә Рәисовна, 2021 елның 1 июленнән Россиянең пенсия фонды  пособиеләр өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу кемнәргә кагыла?

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» шәҗәрәләр порталына мәгълүматлар туплый.

Бу көннәрдә 11 сыйныфны яңа тәмамлаган яшүсмернең кирпеч заводында кулы өзелгән, Казанга алып киткәннәр икән, дигән сүзләр йөрде.

Европа беренчелегенә футбол ярышлары әле тәмамланмаган. Мин дә футбол темасын дәвам итәм.

Заманында СССРның футбол командасында уйнаган Галимҗан Хөсәеновны өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли әле. Уенчылар арасында иң кыска буйлысы иде ул. Ә уены! Озын буйлылар арасыннан бөтерчек кебек кенә бөтерелеп үтәр иде дә, көндәшләр капкасына тупны кертеп тә куяр иде.

Узган ялларда районда ике җәяүлене машина бәрдергән. Икесе дә һәлак булган.

Юл һәлакәтләре турында, ни кызганыч, бик еш ишетеп торабыз. Ярый ла, машинага гына зыян килсә, кешеләр һәлак була, төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Шунысы бик аяныч.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International