РФ Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына үзләре мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аерым һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызны контрольдә тотыгыз.
Фирдия язарга булды. Сез дә үзегезнең сыерчыклар турында языгыз!
“Әти һәр язны беркөнне шатланып өйгә керә һәм әйтә:
– Үзебезнең сыерчык килгән...
Моны без барыбыз да шатланып каршы алабыз. Үзебезнең сыерчык килгән! Үзебезнеке! Әти безгә сөйли: сыерчыклар ничек итеп ерак диңгезләр аша күчеп китәләр, ничек итеп арыган кошларны күтәрә алмыйча бер диңгез пароходы баткан, ничек итеп безнең сыерчык Урта диңгезне кичкән һәм Кызыл диңгез буенда кышлаган, бездә яз килгәнне сизеп, ничек юлга чыккан һәм Татарстан Җөмһүрияте Арча районындагы бер авылда, беренче тополь башындагы үз оясына кайтып җиткән”...
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 – 10 сыйныф укучылары өчен уздырыла торган «АгроНТИ - 2021» бөтенроссия конкурсына гаризалар алуны дәвам итә, конкурс өч яшь категориясе һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:
•Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);
•Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);
•Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);
•Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);
•АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез — мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Сикертәндә яшәүче 70 яшьлек Надежда белән Владимир Тарасовлар коронавирустан вакцина ясаттылар.
Арчаның икенче мәктәбендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни балалары урынына куеп, үзләрен сынап карадылар.
Ел белән ел туры килми, узган ел март уртасында хуҗалыклар уҗым тукландырырга чыкканнар иде. Быел әле кар кими дә башламаган, былтыргыдан ике тапкыр күбрәк тә яуды ул.
Алар ел да уздырылучы “Аҗаган” уенының район этабында көч сынашты.Спорт чарасын районның мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.
Карлы кыштан соң матур яз килде, әмма озакламый торак пунктлар территорияләрен су басу куркынычы туарга мөмкин.