Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында сөйләде.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ белән берлектә, уртак күчмә очрашулар оештырылды, алар Кукмара, Саба, Балтач һәм Арча районнарының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен мәгълүмат консультацияләре бирү рәвешендә узды.
Шахматчыларга район Мәдәният йортында уйнау мөмкинлеге бирүне мин спортның бу төренә карата игътибар арту юнәлешендәге мөһим адым дип саныйм
Малайлар өчен иң үтемле тәрбияви чара спорт дип саныйлар
Кайбер атаклы хоккейчылар, футболчылар да “мине урам җинаятеннән хоккей, футбол коткарып калды”, дип сөйлиләр. Әлбәттә, хоккей кыйммәтле спорт төре. Киемнәре арзан түгел.
Хуш киләсең...
Быел Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы 11 декабрьдә үк үтте. Бик иртә дә, кар да аз, шуңа Арчада кардан, боздан фигуралар ясау шаукымы әле башланып кына килә. Беренче булып, һәрвакыттагыча, бу эшкә мәктәпләр, балалар бакчалары керешеп китте.
6 декабрьдә 2021 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум узды. Анда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Арча районы прокуратурасы Арча шәһәрендә яшәүче, 1989 елда туган Алия Юнысовага карата дәүләт гаепләвен яклады.Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсендә күздә тотылган (аеруча зур күләмдәге мошенниклык) җинаятьне ясауда гаепләнде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында үз-үзләрен карый алмаган һәм чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен 1905 стационар урынга исәпләнгән 26 өлкәннәр һәм инвалидлар интернат -йорты (алга таба – ДИПИ) эшли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Казан» агросәнәгать паркында Яңа ел алды ае дәвамында сәүдә мәйданын арендалау нибары 1 сум тәшкил итә, тагын - ветеринария контроле дә бушлай гамәлгә ашырыла.
“Әлеге акцияне без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән икенче ел рәттән үткәрәбез инде. Чара авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, сатып алучыларга да кирәк, ул комплекста республика продукциясе ассортиментын арттыруга һәм Казан халкы өчен яңа фермерлар исемнәрен ачуга юнәлдерелгән.
Соңгы вакытта Татарстанның эре шәһәрләре халкында популяр кибетләрдә сатылмый торган табигый фермер продукциясе белән кызыксыну арта бара. Татарстанда «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырылган тикшеренүләр нигезендә, безнең республикада яшәүчеләрнең 33,6%ы өчен азык-төлек җитештерүченең җирле компаниядән булуы мөһим, ә халыкның 25,4%ы өчен бу аеруча мөһим!