ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Безнең геройлар” дип аталган күргәзмә ачылды.

Ул район Иҗтимагый советы инициативасы буенча музей хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Күргәзмә илебез сагында торган егетләребезнең батырлыгы, рухи ныклыгы, Ватанга туг-рылыклыгы белән таныштыруны күз алдында тота. Махсус хәрби операциядә 429 якташыбыз катнаша, шуларның 157се мобилизацияләнгән, 272се контракт буенча хезмәт итә. Без алар турында нәрсә беләбез? Күргәзмәгә куелган хәрби киемнәр, сугыш хәрәкәтләрендә зыян күргән дроннар, кулланылган сугыш кирәк-яраклары һәм махсус хәрби операция зонасындагы башка экспонатлар бераз гына булса да күзалларга ярдәм итәчәк. Ә әлеге экспонатларны музейга махсус хәрби операция зонасыннан алып кайткан ветеран әфганчы, курку һәм тынгы белмәс кеше Илнур Яруллин тапшырды.

Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә бүгенге көн геройлары белән очрашу булды

Эчтән генә елап утырдык... Бөек Ватан сугышы Геройлары да искә алынды.

Мәктәп үзе үк Герой исемен йөртә. Арчаның тау башында туып-үскән Валентин Федорович Ежков шушы мәктәптә укыган. Бөек Ватан сугышында Донецк өлкәсендә Степановка авылы янында рота командиры Валентин Ежков немецларның өч һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкны юкка чыгара. Һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экраннан Геройның балачагыннан алып, сугыш көннәренә кадәр тулы бер фильм карадык.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тагын җиде тыл ветеранына юбилей медальләре тапшырылды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләрендә булды, күкрәкләренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медальләре такты, хәлләрен сорашты, теләкләрен җиткерде.

Яңа Кырлай авыл җирлегендә тыл ветераннары дүртәү иде. Икесе Яңа Кырлай, икесе Яңа Иябаш авылыннан.

Бер аягын югалтып кайткан батыр якташыбыз “ТехноАрск” ширкәтендә эретеп ябыштыручы булып эшли

Гөлсинә Зәкиева

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Фидаил Габдрахманов 2023 елның 24 октябрендә миномет утына эләгә һәм каты яралана.

– Бер позициядән икенчесенә күчкәндә безне квадракоптер күреп алды. Шунда ук координатларны күрсәтеп, хәбәр бирергә дә өлгергән, күрәсең, минометтан ата башладылар. Аяк бик каты яраланды, госпитальдә ампутация ясадылар. Мине башта Тарасовка, аннан Валуйка дигән шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Шунда кистеләр. Аннан Белгородка җибәрделәр, биш көннән Мәскәүгә күчерделәр. Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам, аннан эшкә чыгам, – дигән иде ул беренче очрашуда киләчәгенә тулы бер ышаныч белән.

Район башлыгы Илшат Нуриев курсалылар хезмәтенә әнә шундый бәя бирде. Мактарлык та шул үзләрен

Ильяс Фәттахов

Хисап җыелышында баш белгечләр үз тармаклары буенча яхшы анализ ясадылар.

Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина 2024 елдагы эшләргә хисап тоттылар, алда торган бурычларга тукталдылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Курса МТСы“ ширкәтенең район ирешкән уңышларга саллы өлеш кертүен билгеләп үтте, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендәге хисап җыелышларында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Әлеге җирлекләргә кергән авылларда яшәүчеләр кыенлык-

лар кичергән чорда да тотрык-лы эшләүче “Ватан“ һәм “Северный“ хуҗалыклары булуы белән бәхетле. Алар халыкны эш белән тәэмин итә, теләгән кадәр терлек асрарлык азыгын бирә, җирлектә булган проблемаларны хәл итәргә булыша.

Узган атнада Нурания һәм Рафаил Назыповларның алтын туйлары рәсмиләштерелде

Бу датаны алар якыннары арасында тантаналы рәвештә Арча мәдәният йортында билгеләп үтте.

Бәйрәмне бизәп, Расих Галимҗанов юбилярлар хөрмәтенә матур җырын башкарды. “Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын ...”

– Бүген сезнең көн. Яшьлегегезне искә алып, яңадан бер тапкыр алтын балдаклар алыштыгыз. Һәрвакыт үзегезне яшь тоеп яшәргә язсын, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. – Бәхет нәрсә ул?

Хатын-кызның көче көзсезлегендә. Ир “мин ир”, дип яши, хатын-кыз кирәк чакта баш иеп кала белсә, гаиләнең нык булуында шик юк.

Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина алтын юбилярлар Сания һәм Рафаэль Кәбировларны котлап, шундый фикер җиткерде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Булат Бәхтияров аны җыр белән җөпләп куйды. “Син минем өлеш, мин – синең өлеш...”. Әнә шулай матур башланып китте Арча ЗАГС бүлегендә узган алтын юбилей кичәсе. Котлау сүзләрен җиткерергә юбилярларның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары килгән иде.

Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләр Арчада һәйкәл янына җыелдылар

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә төзелгән һәйкәл янына. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарганга 36 ел булды. Кичә генә кебек иде, кай арада үткән бу гомер...

Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде. “Монда басып торган һәркем утлы әфган җирен үткән сугышчы, – дип сөйләде Илшат Нуриев. – Ватан алдында торган изге бурычны намус белән үтәгәнегез өчен, бүген дә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребезгә волонтерлык, гуманитар ярдәм иткәнегез, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә булышканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Кайберләрегез бүген дә СВО зонасына гуманитар ярдәм белән барып, егетләрнең хәлен белеп торасыз. Яңа гына бергә барып кайткан хезмәттәшегез, Әфганстан сугышын үткән Илнур Яруллинга сокланып кайттым.

Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Арча районы клиентлар белән эшләү бүлегенең хисап җыелышы булды.

Казаннан Россия Федерациясе фондының Татарстан Республикасы буенча Социаль идарәсе управляющие урынбасары Елена Полякова кайтты. Хисап җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буена урынбасары Эльвира Вафина катнашты.

Бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова хисап тотты. “Без Россия Социаль фонды яңа оешмасының бер өлеше булып торабыз, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Бу яңа оешма пенсия һәм социаль иминиятләү хезмәтләрен үзенә берләштерә. Бүген безнең фонд хезмәтләрен өйдән чыкмыйча да интернет аша алып була. Безнең клиентлар бүлегендә график буенча дежур торалар. Алар кирәкле гаризаларны онлайн тутырырга ярдәм итәләр, һәм шулай ук Социаль фондның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтәләр. Социаль фондның иң соралган хезмәтләренең берсе – пенсия билгеләү һәм түләү. Узган 2024 елда районда 812 кешегә пенсия билгеләнде. Район буенча иминиятләү пенсиясенең уртача күләме – 20216 сум”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International