Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2020” республикакүлəм бəйгесенең зона этабы булып узды
21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстанда һөнәри осталык буенча Абилимпикс республика чемпионаты үтте.
Беркөнне Сабадан журналист – язучы Гөлсинә Галимуллина Арчага килде. Ул көнне үзәк китапханәдә күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хисап җыелышы булды
Арчада район башлыгы призына шахмат ярышлары булып үтте. Анда районның 20 шахматчысы катнашты.
Арча районы прокуратурасы кешеләр күп була торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бозылу фактларын ачыклады.
Арча районы прокуратурасы районның авыл клубларында һәм мәдәният йортларында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Шәһәр үзәгендәге кибетләр яныннан үтеп барам. Каршыга коляскасын туктатып телефоннан сөйләшеп торучы бер яшь кенә хатын-кыз очрады. Шундый яшь, чибәр, үзенең дә балалыктан чыгып кына килгән вакыты бугай. Русчалап, татарчалап кемнеңдер тетмәсен тетә бу, шундый итеп сүгенә, үтеп баручылар башларын чайкап борылып карый, ә моңа тирә-яктагылар бар ни, юк ни.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, балалар да белергә тиеш. Ата-аналарга, балалар бакчаларына, укытучыларга бу мәсьәләгә тиешле игътибарны бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар балалар хәтеренә яхшы сеңеп калачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Октябрь-ноябрь айларында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем биру оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытунын иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче этабында документлар тапшырып, 93 мәктәп катнашкан. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде.
Квестны оештыручы: Россиянең Яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның Бөтендөнья Ассоциациясе ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.
Вакыты: 2020 елның 21 ноябре, 15: 00 сәг.(Мәскәү вакыты).
Урыны: Online .http://intgame.ru/wwii (видеоохостинг YouTube).
Үткәрү телләре: рус һәм инглиз (испан һәм француз телләрендә эшкәртелә).
Теркәлү 20 октябрьдә башлана.
Мәгълүмати кампаниягә старт 20 октябрьдә бирелә.
Дәвамлылыгы: 60-90 минут.