2020 елның 27 ноябрендә 15 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәрес оештыра.
Арча районы прокуратурасы “Роскомнадзор”га экстремистик дип табылган видеоязмаларны блокировкалау турында мәгълүматлар җибәрде.
Прокуратура Интернет челтәрен мониторинглау барышында Россия Федерациясе судлары карарлары белән экстремистик дип табылган видеоязмалар урнаштырылган сайтлар ачыклана.
Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 1245 гаилә программадан файдаланган инде.
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде.
Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган Хокукый белемнәр мәктәбе укуы
ТР «Менталь һәм башка тайпылышлары булган, үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме белән
2020 елда Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләре) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.
20 нче ноябрь көнне Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә ( ZOOM системасы аша) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде. Семинарның төп максаты- чит телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә кулланылган метод һәм алымнарны өйрәнү, татар теле укытучыларының эш тәҗрибәләре белән танышу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.
Кемнәргәдер бу яңалык сәер булып та тоеладыр. 2020 ел башыннан республикада терлекләрне Бердәм идентификацияләүгә керештеләр
Әлеге система беренчеләрдән булып Арча һәм Балтач районнарында кертелә башлады. Аннан соң бу эшкә башка районнар да кушылды.
Район хакимиятенең утырышлар залында илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеоконференция булды
Аны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәяси советы президиумы комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты.
“Милли мультfest” дип исемләнгән Республика балалар кинофестивале игълан ителде
Ул ел саен оештырыла. Беренче этабы, ягъни сайлап алу туры 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ярымфинал 1 февральдән 15 мартка кадәр бара. Финал өлеше 26 апрельдә үтәчәк. Арчалар өчен зона туры Казанда булачак һәм анда12 район катнашачак.