ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

25 ноябрьдә Арча муниципаль районында коронавирус авыруын профилактикалау һәм таралуына контроль чараларын тормышка ашыру буенча оператив штабның чираттагы утырышы булды.

Мин малай вакытта Казанга баргач: “Ник бу кешеләр бер-берсе белән исәнләшмиләр?” – дип гаҗәпләнгәнмен икән. Җизни бу турыда көлеп искә ала иде.

Арча муниципаль районы архивында бик күп документлар саклана. Алар бар да рәсми документлар.

Арча районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Исток” ширкәтендә тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның апреленнән сентябрь ае беткәнче биредә 8 кеше эшләгән. Эш бирүче алар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән.


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

25 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында республиканың муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы тәҗрибәсе республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Район хакимиятенең утырышлар залына эшмәкәрләр җыелды

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе  Расул Мөхәррәмов алып барды. Эшмәкәрләр белән очрашуга республиканың 5нче районара салым инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Логинов кайтты.

19 ноябрьдә Арча районыннан – 23, 23 ноябрьдә 6 егет армия сафларына хезмәт итәргә китте

Көзге чакырылышта Арча һәм Әтнә районнары буенча 80нән артык кеше армия сафларына алыначак. Октябрьдә 17 егет киткән иде. Әмма иң күбесе ноябрь аена туры килә. 30 ноябрьдә тагын 22 егетне армия сафларына озатачаклар. Быелгы язгы һәм көзге чакырылыш пандемия чорына туры килде. Ул хәрби хезмәткә ничек тәэсир итә? Без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру буенча бүлекчә җитәкчесе Алия Мортазинага мөрәҗәгать иттек.

22 ноябрь көнне Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде

Анда Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан иң яхшы шахматчылар катнашты. Ярышлар 16 яшькә кадәргеләр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үтте.

2020 елның 27 ноябрендә 15 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә рәвешендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәрес оештыра.

Арча районы прокуратурасы “Роскомнадзор”га экстремистик дип табылган видеоязмаларны блокировкалау турында мәгълүматлар җибәрде.

Прокуратура Интернет челтәрен мониторинглау барышында Россия Федерациясе судлары карарлары белән экстремистик дип табылган видеоязмалар урнаштырылган сайтлар ачыклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International