ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.

«Доставка. Пятёрочка» хезмәтеннән файдалану өчен AppStore һәм Google Play платформаларында берисемле мобиль кушымта урнаштырырга кирәк. Продуктларга барлык бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Товарларга сәүдә челтәрендәге федераль һәм региональ акцияләр гамәлдә кала, шулай ук «Выручай-карта» лояльлек программасының икеләтелгән баллары исәпләнә. Заказларны кибетләрдә җыялар һәм курьерлар аларны ишек төбенә кадәр китереп куялар. Түләүне бары тик кушымтада гына банк картасы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Барлык заказлар шул ук көнне китерелә, ә китерү вакытын мөмкин кадәр кыскарту өчен логистика даими рәвештә камилләштерелә.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гражданнарны читтән торып кабул итү өчен элемтә чараларын урнаштыру һәм алардан файдалану буенча җентекле инструкция эшләде, ул «Гражданнарны кабул итү» – «Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты» – «Онлайн кабул итү» бүлегендә урнаштырылды.

Инструкция нигезендә теркәлергә һәм почта адресына – agro@tatar.ru – чакыру җибәрергә кирәк.

Теркәлү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Сайтка: https://zoom.us/ керергә һәм бушлай  теркәлү узарга.
  2. Язма битне активлаштырырга.
  3. Юлларны тутырырга: Исем, Фамилия, Пароль һәм Парольне расларга.
  4. «Конференция оештырырга» дигәнне сайларга – «Видеосыз» дигәнне сайларга.
  5. Zoom кушымтасын үзеңә күчерергә һәм урнаштырырга.

1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле рәвештә  районда 28 марттан 5 апрельгә кадәр махсус режим кертелде.

Үзегезне изоляцияләү режимын бозмавыгызны үтенәбез: бик кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз, дус-туганнар, танышлар һәм өлкәннәр белән очрашуларны чикләгез.

Үзегезнең  һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Паникага бирелмәгез.

2020 елның 30 мартында ТР Министрлар Кабинетының 234нче карары чыкты. Анда 19 мартта гамәлгә кергән “ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы 208нче карарына төзәтмәләр кертелгән

Халыкта сораулар күп. Интернет челтәрен ачып, бу карарны игътибар белән укып чыгарга киңәш итәбез. Сүзебезне яңа туган балаларны теркәү, өйләнешүчеләрдән башлыйбыз. ЗАГС эшлиме? Без ЗАГСның район бүлеге мөдире Фәридә Бәхтиярова белән сөйләштек.

– Эшлибез, – диде ул. – Әмма клиентларны эчтә бүлмәдә кабул итмибез. Маскалардан, перчаткалардан документларны ишек төбенә чыгып алабыз һәм әзерләрне чыгарып бирәбез. Яңа туган балаларны, үлү очракларын теркибез һәм тормыш хәле буенча (кәләш авырлы булырга мөмкин һ.б.) өйләнешү очракларын да рәсмиләштерәбез. Яшь парлар язылышу көннәрен күчерделәр.

Һәркемгә үзенең туган ягы кадерле. Минем өчен дә шулай. Хуҗалыкларның эш күрсәткечләрен алгач та мин беренче итеп үзебезнең “Курса МТСы” дип аталган хуҗалыкны эзләп табам.

Якташларымның уңышларына куанам, проблемалары килеп туганда борчылгалап та алам. Моны хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов та яхшы белә, хисап җыелышларына, Сабантуйларга, башка чараларга чакырмый калмый, аның: “Ильяс абый, сине көтәбез!” – дигән сүзләре йөрәккә май булып ята.

Курса дигәч иң беренче булып Рәүф, Рәүф дигәч Курса хуҗалыгы күз алдына килә, алар бер-берсеннән аерылгысыз. Яңасалада туса да, Курсалар аны хаклы рәвештә үзләренеке дип саныйлар. 1989 ел башында аны “Курса” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. 31 ел җитәкче! Районда башка андый кеше юк! Нинди кыен чорларда колхозны таркатмыйча саклап калган Рәүф бит ул. Инвестор дигәннәрнең кылычлары ялтырап алды Курса өсләрендә. Бүген инде аларның кылычлары сынды, ә Курсалар яши, ничек итеп кенә әле!

Вакыт юк, дию, авырту ул. Ял итәргә дә җай табарга була. Вакытны көйли белергә генә кирәк. Курса-Почмактан үзенең гаилә фермасы булган Фәргать Хөрмәтов әнә шулай, ди. Аның фикеренчә, бар нәрсәгә – эшкә дә, ял итәргә дә өлгереп була, бары тик теләк кенә булсын.

Фәргать армиядән соң эчке эшләр бүлегендә эшли, Сеҗе участогында участок инспекторы  була, Чечняга да барып кайта. Сугышчан хәрәкәт ветераны медальләр белән дә бүләкләнә. Аннан кайткач читтән торып югары уку йортында юрист һөнәрен үзләштерә.

2013 елда ул капитан дәрәҗәсендә отставкага китә. Көче ташып торган әле кырык яше дә тулмаган ир-ат. Нишләргә? Озак уйлап тормый Фәргать, авылда үз бизнесын башлап җибәрә.

Хәер, бик тынычлап йоклый алмады да инде алар, шуңа шикәрне дә күбрәк тоттылар, ди белгечләр

Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов белән телефон аша сөйләшкәләп алабыз.

Ул хәзер лаеклы ялда: “Тәҗрибәләрне үзебезнең  бакчада гына ясыйм, эш рәхәт”, – ди. Аның белән беркайчан да күңелсез түгел, сүзгә кесәгә керми. Бу юлы язның иртә килүе турында сөйләштек.

– Мин белгәндә беренче майга чәчү беткән бер ел булды, – ди ул. – Мин 1975 елда югары уку йортын тәмамлап агроном булып эшли башладым. 2 майда бәрәңге утыртырга керештек, 9 майга тәмамладык.

Мин дә яхшы хәтерлим ул елны. Апрель аенда 30 градус эсселәр торды, Иске Ашыт басуында чәчүчеләр янында кос-тюмны салып йөрергә туры килгән иде.

Әле шуны карап утырдым: 1975 елда район буенча бер гектардан иген уңышы нибары 8,25, бәрәңгенеке 60 центнер чамасы булган. Быелгысы аңа охшап килә күрмәсен инде, һәр нәрсәнең үз вакыты, дигәндәй...

Җылы һава уҗымнарны кышкы йокыдан уятып җибәрде. Хәер, бик тынычлап йоклый алмады да инде алар, шуңа шикәрне дә күбрәк тоттылар, ди белгечләр.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Хәзерге вакытта, Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, халыкны социаль әһәмиятле азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү вәзгыяте куркыныч тудырмый. Шулай да, илдә азык-төлек тотрыклылыгын саклап калу өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы өстәмә чаралар күрә. Аерым алганда, Россия базары өчен аеруча мөһим булган бөртекле культураларны экспортлауны квоталауны чикләү механизмы эшләнде – Хөкүмәтнең тиешле карары белән квота бу елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр 7 млн тонна күләмендә карала. Моннан тыш, Министрлык 1 млн тонна күләмендә товар интервенцияләрен уздыруга әзерләнү эшләрен башлады. Бу чаралар ризык әзерләү һәм терлек азыгы өчен ашлыкның тиешле күләмен тәэмин итүне, ашлыкка бәянең төшүен гарантияли, шулай ук азык-төлек товарларына кулланучылар бәяләренең күтәрелүен булдырмауны тәэмин итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International