Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, республикада бөтен җирдә язгы кыр эшләренә керештеләр. Хәзерге вакытта көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре бара. Көзге культуралар 500 мең гектарда диярлек чәчелгән. Алар кышны уңышлы чыктылар һәм аларның хәзер вегетация чоры.
Татарстанда 2020 елның 1 апреленнән гомуми изоляция режимы чорында өйдән чыгу тәртибе расланды. Аның белән 2020елның 31 мартында чыккан ТР Министрлар Кабинетының 240нчы карарында танышырга мөмкин
Ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә барырга кирәк булса – рөхсәт кәгазе кирәкми. Шулай ук рөхсәт кәгазе якындагы азык-төлек кибетенә барганда, җәнлекләрне (эт һ.б.) йөрергә урамга алып чыкканда (өйдән 100 м), чүп түгәргә чыкканда кирәкми. Эшләүче оешмалар үз хезмәткәрләренә эшкә бару өчен белешмә бирә.
Ә менә башка сәбәпләр буенча өйдән чыгу өчен рөхсәт сорала. Моны электрон челтәрләр аша башкарып була. Башта махсус сервиста теркәлергә кирәк. Анда теркәлү өчен кәрәзле телефоннан 2590 номерына бушлай SMS–хәбәр җибәрәсең. Хәбәрдә болай дип языла: теркәлү адресы#фамилия, исем, әтисенең исеме#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны, шәхси мәгълуматларны эшкәртү өчен ризалык. Үзеңнең мәгълуматларыңны язып җибәргәннән соң сиңа теркәлү коды белән SMS–хәбәр килә. Бу хәбәрне алгач, 2590 номерына нинди максат белән урамга чыгасыңны язып җибәрәсең. Судка, балаларны мәгариф оешмасына алып бару, медицина, ветеринария оешмасына, мәрхүмне соңгы юлга озату, паспорт алу, дачага бару яки кайту, почтага һәм кредит оешмаларына бару өчен рөхсәт алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне ярдәмгә мохтаҗ, авыру туганнар өчен дару, ашамлыклар һәм башка кирәкле әйберләрне алып кайту һәм аларга ярдәм итү өчен алырга була. Көне, сәгате язылган SMS-хәбәр белән рөхсәт алган кеше тиешле вакытта урамга чыга ала.
Илдәге хәл һәркемгә мәгълүм. Районда да бу уңайдан тиешле чаралар күрелә
Арчада халыкны кисәтеп, саклык чаралары күрүләрен сорап радио аша әйтеп торалар. Полиция машинасы урамнар буйлап кисәтеп йөри. Ходай саклаганны саклармын, дигән.
Өлкәннәр аеруча игътибар үзәгендә. Аларны берничек тә ярдәмнән ташларга ярамый. Ялгыз яшәгәннәре бар, кайберләренә булышып торырга кирәк.
Мәрхәмәтлек үзәгендә бу мәсьәләне уңай хәл иткәннәр. Волонтерлар (социаль хезмәткәрләр) азык-төлекне дә ялгызларның өйләренә илтеп бирә.
Беркөн без дә волонтерларга иярдек. Өлкән яшьтәге бер апага азык-төлек алып кайтып бирделәр. Коммуна урамында яшәүче Мәврүрә апа Мөхәммәтҗанова иде ул. 1938 елгы. Дөньяның авырлыкларын башыннан кичергән кеше. Хәзер ялгызы яши.
– Балалар урамга чыкма, дип кисәтеп торалар. Тик сөтем белән ипием бетте. Кибеткә барырга чыккан идем, полиция машинасы килеп чыкты. Полиция хезмәткәре мине кире борды. “Өегездән чыкмагыз. Ипи, сөтне алып кайтырга волонтерлар бар. Телефон номерлары газетада басылып чыкты”, – диде. Күршеләрдән телефон номерын сорап алдым. Рәхмәтләр яусын аларга, – диде Мәврүрә апа.
1 апрель – Көлке көне. Әмма көләсе килми. Алдарга тырышучылар җитәрлек, әмма барыбер көлке түгел
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән “Кырлай” хуҗалыгына барабыз. Икебездә дә битлекләр, юлда сирәк-мирәк очраган машиналарда да битлек кигән кешеләр утыра.
– Механизаторлар да битлек кидеме икән! – дип кызыксынам.
– Барлык хуҗалыкларда да оператив штаблар төзелде, һәркемгә куелган таләпләр аңлатылды, – диде Ренат Мансурович. – Ничек үтәлгәнен хәзер карыйбыз.
Пөшәңгәрдә Ингелсинә апа үзенчәлекле исеме белән генә түгел, чисталыгы, булдыклылыгы белән дә аерылып, үрнәк булып яши
Розалия Зиннәтова
Аз гына яңгыр явып, пычрак тисә, капка-коймаларны, хәтта үзе эшләгән бозау фермасының стеналарын, тәрәзәләрен юган кеше турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез дә, шул Ингелсинә ападыр инде ул. Бервакыт авылдашы йомыш белән кергәч аның йортына, “Монда дәвага да бер тузан табып булмый бит”, — дип чыгып киткән.
70тән артык хуҗалыклы Пөшәңгәрдә бердәнбер тыл ветераны Ингелсинә апа. “Яшьтәшләр, бер чор кешеләре 28 идек, үзем генә калдым”, — дип чордашларын еш искә төшерә. Аннан, сугыш елларына туры килгән яшүсмер чакларын, яшьлек елларын искә төшереп сөйләп китә. “Акчишмә урманыннан “уфалла” арбасы белән ташып авыл янына агачлар утырттык. 19 яшемдә комбайнда эшли башладым. 7 сыйныф кына бетергән идем, шулай да комбайнга укырга җибәрделәр. Укып кайткач “Сталинец-6” комбайнында 3 ел эшләдем”.
– Билгеле, башта укыттылар, – дип искә ала Вәлиулла Гатауллин ул елларны. – Хәзер армиядә 1 ел хезмәт итсәләр, безнең уку гына да 10 ай барды.
Шуннан Камчатка утравындагы бер су асты көймәсенә моторист итеп билгелиләр. Яхшы хезмәт итә, ел ярымнан ял бирәләр үзенә. Ялдан килүгә үзгәрешләр, яңа экипаж туплап Кара диңгездәге Севастополь шәһәренә, аннан Северодвинскийга җибәрәләр. Яңа су асты көймәсендә диңгез һәм океаннарда йөзеп 4 елдан Казан шәһәренә кайтып төшә. “Урак–Чүкеч” заводына эшкә урнаша. Гомуми торакта яшәп слесарь, аннан токарь булып өч сменалы эштә эшли. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып урта белем ала.
Заводта аны яраталар, Казан шәһәренең Киров районында халык депутаты итеп сайлана. Завод директоры берничә тапкыр үзенә сөйләшүгә чакырып китмәскә үгетли (егет Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә), сине республика Югары Советына депутат итеп сайларга уйлап торабыз, ди. “Мин завод директоры Рәхимкуловка бик рәхмәтле, аның тәкъдимнәрен кире каккач, кызганып та куйдым үзен”, – ди.
Бервакыт үзебезнең “беренче” чакырды. “Казаннан бер дус завод директоры кайта. Пошига лицензияләре бар. Шуларны Яңа Ашыт авылына урнаштырып кайтырга кирәк, бергә барырбыз, теләсәң, кунып та калырсың.
Кайттылар болар, бер йортка урнаштылар. Чәйләр эчеп, кайтыр юлга чыктык. Дөресен әйткәндә, минем бер күрмәгән, белмәгән кешеләр белән каласы килмәде. Урманга кергәч хәйран гына кеше булып йөргәннәр дә йөгәннән ычкынгалый, кулларында мылтык бит әле аларның.
Кайтабыз шулай, караңгы төште. Бәхетсезлегенә каршыга бер куян очрады. Машинаны туктатырга әмер булды. Хуҗа кеше мылтыгын алып җыйды, ут яктысында сукыраеп калган бичара куянга төбәп атып та җибәрде. Алып салдылар моны. Минем йөрәк кысылып куйды, чөнки бу чып-чын браконьерлык иде. Гомерем буе шуларга каршы көрәшәм, шул турыда мәкаләләр язам, төн йокыларын калдырып рейдларга йөрибез. Шул ук вакытта күңелгә район хуҗасы өчен бер куян жәлмени, дигән уй да килә.
Яңа Кенәргә җитәрәк эскертләр янында ике куян куышып йөри. Шул гына җитмәгән иде, башка урын беткәнме инде боларга? Гомерегез шунда бетәчәк бит инде сезнең...
Түбән Мәтәскәдән сугыш ветераны Шакир Фәсәхиев Казаннан госпитальдән туган авылына кайта. Кайтып, азрак хәл алгач, рәтләнгәч авыл кызы Һавага өйләнә
– Авылда әтине кладовщик итеп эшкә куялар, – дип сөйли кызы Рузилә ханым. – Аннан тегермәнче булып эшләде. Тегермән бездән ерак түгел иде. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне дә эшләде. Урындыгы бар иде. Утырып кар да көрәде, утын да кисте, ярды да, тактаны да шомартты...
Шакир белән Һаваның 6 баласы исән-сау үсә. Һәм алар бүген дә исән-сау.
– Без сигез булганбыз, икесе үлгән, – дип сөйли Рузилә апа. – Без ике кыз, дүрт малай үстек: мин – Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Олыбыз Илдар 1946 елда туды. 1948 елда мин. Илдар 7 яшендә тамагына нәрсәдер чыгып, шуннан китеп барды. Сталин үлгән көнне үлгән ул. 5 мартта. 1953 елны. Бөтен авыл халкын клубка еларга җыйганнар. Соңыннан: “Без Сталинны түгел, Шакирны, улы Илдарны кызганып еладык”, – дип сөйләгәннәр. Илдар авыл буйлап җырлап йөри торган булган, бөтен авыл халкы яраткан аны. Гомерсез булды шул... Әти үзең исән вакытта балаңны җирләү иң авыр хәсрәт, ди торган иде. Мин кияүгә чыккач, улым туды, Илдар дип куштык. Әтинең куанып, яшь баланы исни-исни яратуы әле дә күз алдымда. Ильяс исемле энекәшебез 40 көннән үлде.
Бервакыт судта булдым. Эш буенча. Хөкемдардан ерак түгел генә утырдым. Аралар шундый якын иде, хәтта аның йөзендәге үзгәрешләргә дә игътибар итә алдым. Йөз мускуллары тартыша, әмма салкын канлылыкны бер мизгелгә дә югалтмый. Көнгә ничәшәр эш карый, ничек түзә икән?
Баштан шундый уй узды. Хөкемдар Альфред Рәхимов белән якыннанрак танышу теләге туды. Каршы килмәде. Сөйләшү дә гадәттәгечә килеп чыкмады. Ул сөйләде, мин тыңлый белдем. Аралашырга җайлы, гади кеше икән.
– Суд барышында кешегә карамыйм мин. Күреп кенә аны истә дә калдырмыйм. Дөреслек белән барырга тырышам, – диде Альфред Рәхимов. – Мин тиешле җирдә, тиешле вакытта, тиешле сүз әйтә белмәдем. Минем өчен кара кара, ак ак төс. Шуның белән интегәм. Бервакытта да акчага кызыкмадым. Лаеклы хезмәт хакы алам. Шул җитә. Гаиләм белән башта кеше почмагында фатирда яшәдек, аннан әти-әни бер бүлмәле фатир алып бирде. Хәзерге вакытта хатыным тырышлыгы белән кредитка алган ике бүлмәле фатирда яшибез, 2010 елда сатып алган машинада йөрим. Мин канәгать.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.
Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.