Үзизоляция вакытында бигрәк тә бер-беребезгә игьтибарлы булырга кирәк. Без бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән сөйләштек.
“Районда 174 мәдәният хезмәткәре волонтер хезмәтен башкара, – диде ул. – Алар Арчада гына түгел, авылларда да хезмәт күрсәтәләр. Кайнар телефонга шалтыратулар буенча өлкәннәргә азык-төлек, дарулар, кирәкле әйберләрне алып кайтып бирәләр. Авылларда ялгызларның хәлләрен беләләр. Ә ярдәм телефонына шалтыратып торалар. Район хакимияте белән берлектә үзәк мәчет “Яхшылык өләш” акциясен башлап җибәрде”.
Заһир абый 90 яшьлеге белән котларга килүче район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдиновны һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинны баскыч төбенә үк чыгып каршы алды.
Сөбханалла! Яшьләргә тиңләшерлек өлкәнәю һәркемгә тисә икән лә ул! Аралашу барышында яшь калу серләре берникадәр ачылды бугай. Әнисенә дә 90 яшьне узганчы яшәү насыйп булгач, нәселдәнлек тә роль уйный. Гел хәрәкәттә икән Заһир абый. “Кыш буе чаңгыда йөри ул. Быел да туктамады, бакча буйлап йөрде. Әнине дә калдырмый иде, быел әнинең аягы сынып, чыга алмады. Әти кышын без кайтышка капка төбе, ишегалларын кардан көрәп куя, мунчаны ягып каршы ала”, — ди балалары. Менә ул озын гомерле булып, яшь булып яшәү сере — хәрәкәт!
Кышның җылы килүе шәһәр юлларында да эзсез калмады. Күп урамнарда асфальт ватылып, чокыр-чакыр барлыкка килде. Бу хакта газетабызны укучылардан да хәбәрләр гел килеп тора. Хәер, хәбәрсез дә алар күз алдында.
Соңгы вакытларда юлчылар еш күренә башлады. Димәк, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Аларны быел кайсы урамнарда күрергә булачак? Юл төзелеше буенча Арчада нәрсәләр планлаштырыла?
Муниципаль юл фонды акчасы исәбенә башкарылачак эшләр белән танышып китик. Арча станциясендәге татар зиратына керү юлына су агып китү өчен торба салыначак һәм юлы төзекләндереләчәк. Зур урамның бер өлеше, ягъни чиркәү артындагы урам асфальтланачак. Торак пунктлар, елгаларның исемнәрен ике телдә язып, юл билгеләре кую планлаштырыла. Балаларны йөртүче мәктәп автобуслары өчен уңайлыклар тудыру да планга кергән. 2нче, 6нчы мәктәп, 5нче гимназия яннарында павильон, кереп туктау урыны, балаларны утырту өчен мәйданчык булыр, дип көтелә. Курсави, Кызыл Бистә урамнарында юл норматив хәлгә китереләчәк.
65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр хасталык кәгазе ала алачак. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү өчен гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Хасталык кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры социаль иминият фондыннан җибәрелә.
"Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзләрен изоляцяләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Элегрәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Эшләве өйдән торып мөмкин булмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен 65тән өлкәнрәк эшләүче гражданнар өчен хасталык кәгазе алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы кемнәргә кагыла?
Эш бирүче Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указын үтәргә тиеш.
Указның 2 пункты нигезендә ул түбәндәге хезмәткәрләргә кагылмый:
а) өзлексез эшләүче оешмалар;
б) медицина һәм даруханә оешмалары;
в) халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар;
г) гадәттән тыш хәлләр, халыкның тормыш-көнкүрешен куркыныч астына куя торган шартларда яисә башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар яисә нормаль тормыш шартларын тәэмин итүче оешмалар;
д) кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмалар.
6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Арча районында чәчүгә әзерлекне тикшереп кайтты.
Арча районында бөртекле культураларны чәчүгә һәм яшелчәләр утыртуга гадәттәгедән бер айга иртәрәк керешергә җыеналар. Хуҗалыклар чәчүгә меңәрләгән тонна орлык әзерләгәннәр. Мәсәлән, Россия һәм чит ил бәрәңге сортлары орлыклары, шулай ук Арча кырларында үстерелгән, корткычларга һәм салкынга чыдам бәрәңге орлыклары 1800 тонна әзерләнгән. Әлегә алар складларда саклана, әмма озакламый аларны җиргә утыртачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.
Бу чара бүгенге икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бурычы йөкләнгән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
2017 елдан башлап “Кече хуҗалыкларга ярдәм итү” ярдәмче программасы бурычларыннан берсе коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын тәэмин итүдән гыйбарәт. Министрлык бу программаның кураторы итеп билгеләнде.
Бүген республикада 30 мең га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан 381 мең бакча участогы теркәлгән 950 коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте (СНТ) исәпләнә. Күпчелек бакчалар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре тирәсендә урнашкан, алардагы 1 миллионнан артык граждан үзләрен шул кишәрлекләрдә үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш, бәрәңге белән тәэмин итәләр, бакчалар шулай ук аларның күпчелеге өчен ял итү урыны булып тора.
4 апрельдә видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына, терлек азыгын гадәттәгечә ике чабымда түгел, ә өч чабымда алу бурычы куелды, дип, хәбәр итте.
Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.