Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:
Файдалы һәм “дөрес” продуктларны өйгә китереп бирү буенча Станция Плантация сервисы – ул 2018 елдан башлап эшли. Биредә организмга зыян китерә торган куркыныч өстәмәләрсез һәм компонентларсыз имин һәм сыйфатлы продуктлар алырга мөмкин, болар: яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвекләр һәм киптерелгән җиләкләр, башка илләрдән кайтарылган, бездә җитештерелми торган җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар, органик косметика һәм башка бик күп әйберләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ял көннәрендә республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыктылар, болар – көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре. Ә Биектау, Чүпрәле һәм Зеленодольск районнары күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тырмалауга (Зеленодольск районы) да керештеләр.
«Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне үтәп эшлибез. Техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик, – диләр игенчеләр, – шуңа күрә, өйдә калалган кешегә чыгып йөрмәскә киңәш итәбез, инфекция таралмасын өчен».
Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның 18 мартында 294 номерлы "Карантин очрагында хасталык кәгазе рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында” карар кабул ителде.
Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Кагыйдәләр Россия Федерациясенә яңа коронавирус йогышлы авыруы (2019-nCoV) белән авыру очраклары теркәлгән илләрдән кайткан иминиятләштерелгән затларга, шулай ук алар белән бергә яшәүче эшләүче иминиятләштерелгән затларга кагыла. Ягъни хасталык кәгазен хезмәткәр үзе генә түгел, ә бергә яшәүче эшләүче гаилә әгъзалары да ала ала. Хасталык кәгазе алучыларның калган категорияләренә әлеге тәртип кагылмый.
Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында (алга таба – ФСС) электрон документ рәвешендә урнаштырылган хасталык кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген көндә язгы кыр эшләренә түбәндәге районнар кереште: Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары.
«Районнардан, ашламалар кертергә иртәрәк түгелме әле, дигән сораулар килә. Галимнәр һәм практиклар күрсәтмәләре буенча, иртә тукландыру икътисадый акланган агроалым, бигрәк тә көзге культуралар зәгыйфьрәк чыккан кишәрлекләрдә. Шуңа күрә эшне шундый кишәрлекләрдән башларга кирәк. Чәчүлекләрне тукландыруны иртә башлау агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәлерәк бүләргә мөмкинлек бирә», – дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
«Мондый карар коронавирус инфекциясе таралуын булдырмый калу максатында кабул ителде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә аеруча өлкәнрәк яшьтәге шәһәр кешеләре йөри, ә менә алар әлеге авыруга күбрәк бирешүчән. Әлбәттә, ярминкәләр һәрвакыт ачык һавада үтә һәм вирусның таралу ихтималы да зур түгел, әмма без гражданнар сәламәтлеге өчен әз булса да куркыныч тудыра торган чаралар уздыруны рөхсәт итә алмыйбыз. Моннан тыш, 21 мартта “Казан” агропаркында узган ярминкәдән күренгәнчә, продуктлар сатып алуга карата ыгы-зыгы булмады. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек. Мөмкин булуга, ярминкәләр кабат уздырыла башлаячак», – дип аңлатты бу карарны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
“Татавтодор” оешмасының Арча филиалы эшчеләре юлларда төзекләндерү эшләренә тотындылар. Быел алар кайсы авылларга юл салачак?
Сәер килде быел кыш. Юлларны да ватып бетерде. Әтнә юлында төзекләндерү эшләре бара. Тагын кайларда юл начар? Бу хакта инстаграм битендә язгач, 70кә якын комментарий килде.
Менә кайберләре: “Пөшәңгәр белән Апаз арасындагы юлны кайчан карыйлар? Асфальт салабыз, диюләренә бер гасыр була”, “Яңасалага юлны яхшылап ямыйсы бар”, “Алан юлының чокырлысы булса да сөенер идек”, “Шушмабаш-Носы юлы күптән асфальт көтә”, “Арча-Курса арасы, чапмый гына кайтасы”, Лесхоз-Күлтәс, Түбән Аты, Сөрде-Яңа Кенәр, Үрнәк-Урта Пошалым, Симетбаш-Яңа Кенәр юллары һәм башкалар.
Шуларны укыганнан соң без “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Бәхет быел кайсыларына елмаер?
Арчадан Гүзәл Гайнетдинова ипотекага алган фатирын “Җанга ял бирә торган урын” дип, куанып яши
Гүзәл карлы яңгыр астында юешләнгән киемнәрен салып кибәргә элде дә, әз генә хәл алыйм, дип диванга барып утырды. Көн саен Арчадан Казанга йөреп эшләүнең “рәхәтлеген”, юл газабының “җиңеллеген” үзе генә белә ул.
Тик Арчада аның бар мәшәкатьләрне читкә куеп, рәхәтләнеп ял итә ала торган үз куышы – фатиры бар. Ничә еллар үз торагы булмыйча, кеше почмагында яшәгән кеше генә аңлый ала аның хәлен.
Гүзәл Гайнетдинова Казанның 84нче мәктәбендә укытучы булып эшли. Шунлыктан, атнаның 6 көнендә Казан белән Арча арасын таптарга туры килә. “Казанда эшли башлаганга быел 24 ел була инде. Арчада яшәп, башкалага йөреп эшләү авыр. Эш табып булса, Арчага күчәргә ниятлим. Тик эш табуы гына...”, — дигән сүзләре артында күп мәгънә ята. Казан мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшләре әкренләп шәһәрдән фатирлар ала башлагач, социаль ипотека программасының ышанычлы икәнлегенә инанып, ул да фатир артыннан йөри башлый. Фатирлы булу мөмкинлеге тугач, булган бар акчасын, аңа өстәп кредит алып, Гүзәл беренчел кертемне кертә. Һәм ике ел дигәндә фатирлы да була. Бүгенге көндә фатирга бурычы да калмаган инде. “Дәүләт торак фонды”ның Арчадагы белгечләренә зур рәхмәт, фатир алганчы да, аннан соң да, кайчан, нинди сорау белән кермә, якты йөз белән каршы алып, җентекләп аңлатып чыгаралар”, — ди. Фатирлы булганчы, булырмы, нинди булыр, дигән уйлар борчыса, торак-лы булгач та, кайвакыт үзең генә чишеп булмастай проблемалар килеп чыга. Гүзәл Рәис кызының рәхмәткә лаек кешеләре һәрвакыт бар. “Идарәче компаниягә берәр мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәң, шундук килеп җитәләр, хәл итеп куялар”, — ди ул.
Бу кешенең бөтен гомер юлын батырлык дисәк тә артык булмас
Мин газетабызның 14, 21 февраль саннарында дөнья күргән “Журналист блокноты”ннан сәхифәләрендә кибет басып йөргән каракны ничек тотулары турында язган идем. Анда гомерен кибетләр басуга багышлаган бурны эләктергән участок инспекторының исем-фамилиясен, белсәм дә, язмаган идем. Редакциягә ул үзе килде. Буш кул белән түгел, көндәлеген дә алып килгән.
– Ул участок инспекторы мин, Вәлиулла Гатауллин булам, – диде ул тыйнак кына. – Мин 7 колхозга, 35 авылга хезмәт күрсәтә идем, ниләр генә күрергә туры килмәде, 30 төрле эш йөкләнгән иде участок инспекторына.
– Шалашта засадада үзе генә калырга ничек курыкмады икән ул, дип гаҗәпләнүчеләр дә бар, – дим.
Ул җавап урынына 1970 елда Алабуга милиция мәктәбендә укыганда алган Дипломны күрсәтте. Ә анда әлеге бүләкнең курсант В.Ш.Гатауллинның кышкы спартакиада ярышларында самбо көрәше буенча иң җиңел үлчәүдә өченче урынны алуы язылган.
Башка бүләкләре дә күп ветеранның. 1962–1966 елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткәндә сугышчан һәм сәяси әзерлектә ирешкән уңышлары үрнәк дисцип-лина һәм яхшы хезмәте өчен алган грамотасы, күп тапкырлар “Арча районының иң яхшы
17-19 март көннәрендә Теләчедә “Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды
Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
Мәгълүм булганча, районыбызның яшь талантлары һәр елны фестивальдә катнашып, уңышларга ирешә. Быел да тырышлыкларының нәтиҗәсе куандырырлык.