ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2019 ел
җомга

– Әйе, илкүләм проект ул һәркем өчен. Шулай ук безнең үзәккә дә кагыла. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында демография проекты буенча 2019 елда 156 мең сум акча бүленеп бирелгән иде. Пенсия алды яшендәге сигез кеше шуның нигезендә укып, өстәмә һөнәр үзләштерде. 2020 елда бу проект кысаларында 400 мең акча бирелде һәм безнең 20 кешегә өстәмә белем бирү мөмкинлегебез бар.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Яратып һәм аңа хөрмәт йөзеннән юллама алып биреп, Фәридә гаиләсе белән бергә Мәдинә апасын да сәяхәткә алып китәр идеме? Бер гаебе һәм гөнаһысы булмаса да, яшь ханым үзен бүген шуның өчен битәрли. Ә бит ул анда үзе дә зыян күргән.

Алар полиция хезмәткәрләренең уң кулына әйләнә бара. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да аеруча зур чаралар вакытында ирек-ле халык дружиначылары полиция хезмәткәрләре белән бергә тынычлыгыбыз сагына баса.

Фойеда “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов каршы алды. Бик зур һәм бай эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Бер өлеше легендар җырчыбыз Әлфия Афзаловага, икенчесе Арча төбәгеннән чыккан сәнгать әһелләренә багышланган.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 19 декабрьдә Укучылар сарае базасында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары   арасында «Спорт туризмы – яшьләрнең сайлауы» проекты кысаларында   «ӨМЕТЛӘР СТАРТЫ» спорт туризмы буенча шәхси беренчелек (Залинг) үтте. 


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Берничә ел элек миңа район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов (хәзер ул республика прокуратурасында бүлек җитәкчесе) “Ильяс абый, Арчада пластик  әйберләрне аерым җыюны башлап җибәрергә иде, шул турыда газетага да язып булмасмы икән?” – дип шалтыратты.

Берәү булса  бу сүзләргә гаҗәпләнеп тә куяр иде: прокуратурада эшләүче кешегә синең чүбең нәрсәгә инде? Әмма Алмаз Миннәхмәт улын якыннан белгәннәр өчен гаҗәп әйбер түгел бу. “Алмаз Миннәхмәт улы Нәкыйп Сафин урамындагы балалар мәйданчыгын булдыруда да башлап йөрде, – ди Шәрык территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин. – Хәзер бу мәйданчык бик яхшы хәлдә, койма белән әйләндереп алынган, әйләнә-тирәсенә агачлар утыртылган”.

22 декабрьдә булачак Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар уңаеннан 16 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында алдан сайлаулар үткәрелде. Бу көнне Үзбәкстаннан безнең якларга вакытлыча яки гомерлеккә килеп төпләнгән 42 һәм Балтач районыннан 12 кешенең барысы да депутатлар өчен үз тавышын бирде.

– Мин Арча районына 2010 елда килеп урнаштым. Ташкичүдә яшим. Беренче хатыным белән килешеп бетә алмадык. Ул һәм ике улым туган якта калды. Аларга ярдәм итеп торам. Ә бирегә кайткач Роза белән очраштык һәм гаилә корып җибәрдек, – диде Таһир.

Без каядыр яшәгән яхшы кешеләр, кул осталары турында күп язабыз. Ә менә яныбыздагылар читтә кала. Бер бүлмәдә кара-каршы утырган “Арча” радиосында реклама буенча белгеч Гөлназ Газыймова үз куллары белән ясаган әйберләрен алып килә башлагач, шул турыда уйлап куйдым. Ә нигә аның турында язмаска әле? Һәрьяктан килгән ханым ул. Сокланып туя алмыйм. Иң беренче чибәрлеге, үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы, зәвык белән киенүе күзгә чалына. Өзлексез үз өстендә эшли ул. Үзен хатын-кыз буларак ярата белә.

Аның нинди кул остасы булуын белмисез әле. Бик тыйнак ханым шул ул. Без дә бик матур, милли стильдәге муенсалар, алкалар, беләзекләр, сабыннан чәчәк бәйләмнәре, гөлләр алып килә башлагач кына бу хакта хәбәрдар булдык. Кызыксынып сораша башлагач, үзе турында бераз мәгълүмат та тупладым.

12 декабрь — Россия Конституциясе көнендә районда очрашу чаралары шактый булды. Россия Герое, Чечен сугышындагы батырлыгы өчен орденнарга һәм Герой исеменә лаек булган Дмитрий Сафин әлеге истәлекле даталар уңаеннан Арчага очрашуга махсус кайткан. 11 декабрьдә ул Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта егетләрне армиягә озату кичәсендә катнашса, 12 декабрьдә авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашты. Арча сәнгать мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышлап ясалган рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү, “Казан арты” музеенда 14 яше тулган Россия гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында, Җиңү паркындагы Мәңгелек утка һәм Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның әнисенең каберенә чәчәк салу чараларында катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International