Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов хуҗалыкларның эшенә анализ ясады.
Сөт саву буенча “Тукай” хуҗалыгы алда. Ун айда барысы 16798 центнер сөт савылды, үсеш – 66 процент. “Төрнәле–Пошалым”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ашыт”, “Таң”, “Ташкичү”, “Кызыл Яр”, “Игенче” хуҗалыклары 47–12 процент үсеш бирделәр.
Утар Аты мәдәният йортында узган зона җыелышында көн кадагына да шушы тема куелды. Җыелышны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Анда район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев, Росреестр идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге хезмәткәре Айдар Зарипов, өлкән дәүләт салым инспекторы Зөлфия Зыятдинова, шулай ук эколог Талия Хурамшина катнашты.
Узган якшәмбене бөтен Россия халкы Әниләр көне буларак билгеләп үтте. Бу көнне әниләр, әбиләр, дәү әниләрне бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Балаларга аларны бүләк итүе күңелле булса, аналарның йөрәкләренә мондый игътибар, хөрмәт май булып ята.
Әле яңа гына Кәчедән Фоат Закировның нинди гыйбрәтле хатын газетабызга бастырдык. Дәвамы да бар. Автор авыллар язмышы өчен борчылып яза. Теманы өйрәнеп, эзләнеп, җирле материалларга таянып яза. Ә Гөберчәктән М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллинаның хатлары нинди?! Рәхәтләнеп укыйсың. Халидә язучы М. Мәһдиевның сыйныфташлары, авылның мөхтәрәм кешеләре белән очраша, аларны сөйләтә, яздырып ала һәм күңелендәгесен газета укучылар белән уртаклаша. Хәтта күрше районга да чыгып китә ул. Үзләре дә сизмәстән алар тарих яза.
Чараны 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр (тәнәфессез), Арча шәһәре, Банк урамы, 6 нчы йорт адресы буенча «Бердәм Россия» партиясе район бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үткәрү планлаштырыла.
Бу көннәрдә әле бу авылдан, әле теге авылдан: “Почтаны яптылар”, “Ай башыннан газеталар күргән юк”, “Киләсе елда газета-журналлар укый алмабыз микәнни, яздыручы юк”, – дип шалтыраттылар. Иске Чүриле авылыннан үзләре дә килде. Чөмә-Елга, Казанбаш, Наласа, Утар Атыдан шалтыраттылар... “Поч-
тасы бетсә бетәр, безнең Дамираны калдырсыннар”, – дип өзгәләнә казанбашлар.
Мондый хәлләргә үзебезнең дә йөрәк әрни. Авылларны сакламакчы булып программалар кабул итәләр, яшьләрне ничек итеп калдыру турында баш ваталар. Бер кул нишләгәнне икенчесе белмиме...
Район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл артында район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте ул. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Венера Камалова катнаш-
ты. Утырышны район
эшмәкәрләренең совет рәисе Назим Сибагатов алып барды. Совет әгъзалары эшмәкәрлек эшен алга таба тагын да җәелдерү, проблемаларны хәл итү юлларын карадылар. Венера Камалова эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча үзләренең вәкаләтләре турында сөйләде.
Иң беренче кунаклар район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар, аннан мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.
– Саха Якутия Республикасы территориясе 3 миллион квадрат километр. Бер миллион квадрат километрына кеше аягы басмаган да. Шунда барлыгы бер миллионга якын кеше яши. Әмма җир асты чыганакларына бик бай урын. Газның 86 проценты безнең районда табыла. Нефть чыганак- лары җитәрлек күләмдә. Тик байлыклар, кызганыч, безгә эшләми генә. Сездә башкача икән. Татарстан алга киткән республикаларның берсе. Ул безнең республика өчен һәрьяк-
тан үрнәк.
– Рөстәм Госманович, ике ай зур срок булмаса да, беренче нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Ни әйтерсез?
– Дөресен әйткәндә, арчаларның экологик культурасы болай ук түбән дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идек. Арча шәһәренә кыйммәтле торган евроконтейнерлар куйдык. Әмма чүпне шуңа салмыйлар, җиргә ташлыйлар. Анда нәрсәләр генә юк – бәрәңге, помидор сабаклары, агач ботаклары, алма, помидор... Ә контейнерлар буш тора. Шуларны тирә-юньне пычратмыйча контейнерга салу кыен эшмени инде? Бер авылда хәтта тирес китереп аударганнар.
Быел да Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең 1нче номерлы филиалы студентлары Рәдиф Галиев һәм Дамир Әсәдуллин WorldSkills чемпионатының региональ этабында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча 3 урынга лаек булган. Бу уңыш уку йорты коллективы өчен гайре табигый хәл түгел, чөнки алар инде өченче ел рәттән ярыштан уңышларсыз кайтканы юк. Югыйсә, ярышларга әзерләнер өчен ныклы база да юк, шулай да тырышкач була. Укытучылар ярышта катнашу өчен мөмкинлек тудырган, кирәкле кораллар алырга җай тапкан филиал мөдире Илдар Гайнетдиновка рәхмәтле