Арча Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән “Изге җанлы әниләр” дигән чара әнә шулай башланып китте.
– Сез безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, гомер буе озата баручыларыбыз. Уңышларыбыз белән дә без сезгә рәхмәтле, – диде әниләрне сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.
Катнашучылар арасында гүзәл затлар да читтә калмаган. Мөгаен, зиһенне арттыручы әлеге төр уенны кечкенәдән үз итәләрдер, дип уйлап, берсенә сүз каттым. Дөрес уйланылган икән, Сеҗе мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Әхәтова, чыннан да яшьтән шашка, шахмат уйнау остасы булган. Әлеге ярышка ул район Мәдәният йорты җитәкчелеге тәкъдиме белән килгән. “Әтием Фирдәвес шахмат уйнау остасы иде. Шашка, шахмат уеннары без үскәндә бик популяр иде. Үзбәк Яхин ул елларда ярышларны да еш оештырды, авылда күп кеше шахмат уйный иде.
– Ирек Ибраһимович, әле теге авылдан, әле бу авылдан почта бүлекчәләре ябылу, газета-журналларның вакытында таратылмавыннан зарланып шалтыраталар...
– Болай рәсми рәвештә бер генә бүлекчәнең дә ябылганы юк. Менә Наласа бүлекчәсеннән башлыйк. Балалар бакчасы төзелә башлау сәбәпле, безне элекке бинадан чыгардылар. Кибеттән урын алып биргән идек, бүлекчә җитәкчесе акча аз, дип китеп барды. Хәзер анда кеше юк. Почтальоннар эшли үзе, почтаны Арчадан китереп бирәбез.
Саимә апа Бөек Ватан сугышы елларында кырда, ындыр табагында эшли. Кул белән чәчү чәчәләр, тырмалыйлар, печән чабалар. Мари урманнарында утын кисә, Киров өлкәсендә торф чыгара. 1950 елда Мәскәү урамнарын чистартуда катнаша.
Киңәшмәне Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова алып барды. Видеокиңәшмәдә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.
6 ел дәвам итүче, җыелган акчалар дәүләт программасы ярдәмендә 5 тапкыр арттырылып кайта торган үзара салымны беренче елларда 100 сумнан башлап, соңгы елларда 500әр сум итеп җыйсалар, быел ул сумманы 300 сум итеп билгеләгәннәр. Акчаларның авыллар өчен тотылганлыгы халыкның күз алдында. Үрнәк авыл җирлегенә 16 авыл керә. Кайсы зур, кайсы кечкенә. Билгеле инде, кечкенә авылдан сумма әз җыела. Шулай да, җыелган акчаны һәр авылның үз чыгымнарына тотарга тырышалар.
Районыбызның мөхтәрәм ветераны Илдус абый Сәгъдиев хәбәрсез югалган әтисе Габдрахманны һәм аның абыйсын эзләп төрле оешмаларга, редакцияләргә мөрәҗәгать итеп караган иде. Ул ниндидер хәбәр аласына һаман өметен өзми. Әлеге исемлекне бастыра башлагач ул: “Газета алган саен анда минем әти исеме дә булмасмы дип ымсынып куям”, – дип шалтыратты.
– 22-23 ноябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы беренчелегенә көрәш буенча ярышлар булды, – дип сөйләде Ринат Алеев. – Арча көрәшчеләре, Чаллы, Казан, Балтачның көчле командаларын узып, 4нче урынга күтәрелде. Безнең уңышны Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да мактап үтте. Равил Гарифуллович Арча командасының көрәшчеләрне читтән алмыйча көрәшүләрен, команданың Арча егетләреннән генә торуын әйтеп үтте һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышка ирешүләрен теләде.
“Мин Ташкентта туганмын”, – дип башлады Таһир Фида улы сүзен. 1966 елда гаиләсе белән Яңа Кенәргә әнисенең әбисе өенә кайтып сыеналар алар. Берничә елдан үз йортларын салып башка чыгалар. Яңа Кенәр урта мәктәбен 1976 елда тәмамлап, егет Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны 1980 елда тәмамлый. Юллама буенча ул Казанбаш мәктәбенә эшкә җибәрелә.
Заманча бию белән шөгыльләнүче балалар, яшьләр өчен мөһим мотивация - конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу. Балаларны һәм яшүсмерләрне рухи – әхлакый яктан үстерү максатыннан, 2019 елның 27 ноябрендә Арча район мәдәният йортында «Көзге FUSION»район яшьләр бию-иҗат проекты кысаларында заманча биюләр конкурсы үткәрелде. «Көзге FUSION» «21 гасыр яшьләре» клубының биюе белән ачылды.