Шарты буенча интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балалар үзләре әзерләгән чыгышларны күрсәтә. Жюри әгъзалары шулар арасыннан иң яхшы ун номерны сайлап ала. Алар 10 декабрьдә Арча Мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге тәмамлану уңаеннан үткәрелгән концертта чыгыш ясый.
Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
2019 елның 16 декабреннән башлап исәп-хисап үзәге хезмәтләре белән файдалану өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Арча ш.
Сибирский тракт ур., 22а («Татэнергосбыт " АҖ Арча офисы бинасы»)
2019 нчы елның 4 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды.
10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары Көне.
Укучыларны география фәненнән интеллектуаль конкурсларга, ярышларга әзерләү, география фәненә кызыксыну уяту максатыннан, мәгариф һәм фән министрлыгының республикакүләм олимпиада үзәге Казан дәүләт федераль университеты белән берлектә, инде менә 4 ел рәттән Республикакүләм яшь географлар турниры үткәрә.
Юбилярлар арасында үземнең авылдашым Сәүбән абый Шаһниевны күреп аеруча шатландым. Ярты гасырдан артык Урта Курса авылында яшәсәләр дә, һаман да Корайванныкы булып кала инде ул. Аның бабасы Габделхак абыйны да хәтерлим әле. Мин белә башлаганда кибетче иде, аңа кадәр колхоз рәисе булып эшләгән. Сәүбән абыйның абыйсы Мәгъсүм абый “Курса” колхозы рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, “Арча” совхозы директоры булды.
Тәүге сайлаучы булып Лесхозда яшәүче Мансура Заһидуллина килде. Мансура апа һәр сайлауда беренчелекне бирми диярлек. Бу юлы да ул иртүк, авыл җирлегенең хезмәтенә канәгать булып, авылда башкарылган эшләр өчен рәхмәтен укып, тавышын биреп китте.
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина:
– Хәйрия акчасына күп балалы 12 гаиләгә азык-төлек һәм киемнәр өләшеп чыгачакбыз. Бүген аларны бирегә, “Арча” спорт комплексына да чакырдык. Кафеда тәмләп тамак ялгап алгач, футбол да карарлар, дип дәштек. Узган ел хәйрия футболыннан кергән акчага азык-төлек өләшеп чыктык. Күчтәнәчләр бик күп булды. Төнгә кадәр өләшеп йөрдек.
Анда “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасарлары Фәния Әхмәтҗанова, Зөлфия Хәлиуллина, җәмәгатьчелек белән эшләү, реклама бүлеге хезмәткәре Ләйлә Вәлиева, газета хәбәрчесе Зөһрә Садыйкова, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Газинур Морат, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, аның улы виртуоз баянчы, Халыкара бәйгеләр лауреаты Булат Хисмәтов катнашты.