Җомгадан башлап безнең Арча командасы көндәшләрен җиңә барды. Җиңелгәннәр елап кайтып китте... Малайлар бит әле, хис-тойгыларын яшерә алмыйлар. Бу Татарстан Республикасының хоккей федерациясе призына башланып киткән ярышлар иде. Татарстан буенча 2010 елгы хоккейчы малайлар командалары барысы – 36. Соңыннан иң көчлеләр уйнаячак. Арча Боз сараенда уйнаган 6 команда арасында Арчаның “Ракета” командасы 1нче урынны алды. 2нче – Кировның “Вятка” командасы, 3нче нәтиҗәне Кукмараның “Олимп” хоккейчылары күрсәтте.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов киңәшмәдә катнашучыларны үзара салым акчасына шәһәрдә башкарылган эшләр белән таныштырды
Бу дөрес мәгълүматмы, әллә Яңа ел алдыннан була торган чираттагы шау-
шу гынамы? Шушы сорау белән без ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Нияз Бариевка мөрәҗәгать иттек.
Пешерү остасы гына түгел, авырлыкларны да башыннан кичергән, күпне күргән, туганнарыннан еракта, чит җирдә дә үз кеше булып халык арасына кереп киткән искиткеч шәхес ул. Аралашуы да бик җиңел булып чыкты. Мәкалә язганда да каләмем үзеннән үзе тәгәрәде.
Нечкә күңелле дә икән. Якыннарын, балачагын искә алганда берничә тапкыр тамак төбенә төер утырды. Ир кеше еламый, диләр. Елый ул. Аның да йөрәге бар бит. Тик ул күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Рөстәм дә бу мизгелдә яшь белән тулы күзләрен күтәрмәде.
«Бала хокук дөньясында» республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән оештырылды. Конкурс инде алтынчы ел рәттән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина эгидасы астында үткәрелә. Бу юлы тантананы Бала хокуклары Конвенциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышладылар.
Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы. Конкурсны оештыручылар булып шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе һәм «Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советы»иҗтимагый оешмасы тора.
Ел саен бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.
Конкурсның максаты-республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен иң яхшы яктан тәэмин итү, балалар һәм яшьләрне мәгълүмати-хокукый яктан агарту, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, хокукый грамоталылыкны һәм хокукый культураны үстерү, уңай рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, шулай ук үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү.
30 ел тарих өчен алай зур чор түгел. Чагыштыр-
мача ерак булмаган шушы чорга сәяхәт ясап алыйк әле. Районыбызның Үрнәк бистәсендә без. Атаклы Габдрахман Ишморатов байның тегермәненә он тартты-
рырга барабыз. Аның бер тегермәне Казансу елгасында су белән, икенчесе пар двигателе белән эшли. Чират шактый, чөнки ерак авыллардан килгәннәр бирегә. Сәбәбе гади: беренчедән он тарттыру хакы чагыштыр-
мача арзан, икенчедән, чират көткән арада яңа кайнаган самавырдан рәхәтләнеп чәй эчәсең.
Габдрахман бай хуҗалыгында такта яру цехы да бар. Ул пар двигателе белән эшли, ягулыгы – пычкы чүбе, бернинди калдык калмый.
Зәвык белән эшләнгән чәчәк түтәлләре, беседкалары да бар, төрле җиләк-җимеш агачлары, куаклары үсеп утыр-ган зур бакча. Шунда ук умарталар, күл. Зур манара сәгате вакытны санап тора, аның чаңы әллә кайларга ишетелә.
Ул саф нәселле Орлов атлары! Иң эре, затлы, елгыр һәм чыдам атлар Европа илләрендә дан тота.
13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан безнең районда да бу көнне билгеләп үтәләр. Бу юлы да китапханәгә җыелдылар. Җыелышны район сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов алып барды.
Казаннан да кайттылар. Район оешмасы секретаре Ләйсән Зарипова бер ел эчендә эшләнгәннәргә хисап тотты. Тыңлап бетерер-
лек түгел. Эшләнгәннәрнең барысын да язган. Чыгыш тәмам булгач, Казан кунаклары үзен “Афәрин!” дип мактадылар. Күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр нинди генә конкурс, бәйгеләрдә катнашмыйлар! Шахмат, шашка ярышлары, “Без бергә!” форумы, “Салют, Җиңү!” үзешчәннәр халык иҗаты фестивале, “Супер гаилә” конкурсы, татар җыры фестивале, Луи Брайл системасы конкурсы... Ә күпме спорт ярышлары, сәламәтләндерү чаралары үткәрелә. Катнашып кына өлгер!
Укытучы Альбина Фатыйхова тәкъдиме һәм мәктәп коллективы тырышлыгы белән биредә тәүге тапкыр телевизион каналда баручы “Тавыш. Балалар” проектының милли юнәлештәгесе узды.
Проектның максаты – татар халкының моңын балаларга таныту, халык җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкару иде.
ТАССРның – 100, Арчаның 90 еллыгына багышланган “Арча сандугачы” район татар халык һәм этник җырлар бәйге-фестивалендә катнашырга районыбыз җирлегендәге мәктәпләрдән 7 яшьтән 14 яшькә кадәрле 26 бала килгән.
Бәйге шартына к
15 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Кырлай авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әнвәр ага Камаловка “Белоруссияне немец басып алучылардан азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән медаль тапшырды.
Күптән түгел генә Әнвәр абый белән 95 яшь тулу уңаеннан очрашкан идек... Кунакларны көтеп ала ул. Әле дә: “Корреспондент буламы?” – дип сорады”, – ди Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. Әнвәр абыйның “Гасырга тиң гомер елгасы” дигән китабы да бар. Кызык- лы, мәгълүматларга бай китап. “1943 елның 5 июлендә немецларга каршы сугыш башладык. Сугышның беренче көнендә үк дошманны 25 километрга чигендердек. Мондагы сугыш бик каты булды. Немецлар ягыннан мең, безнең яктан мең танк кара-каршы сугыштылар. Бик күп солдатлар үлде. Монда тупларны ут ноктасына имин алып чыккан өчен мине “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр. Курск сугышларын башлап, күп җирләрне немец илбасарларыннан азат итеп, Орел, Курск, Брянск, Карачев шәһәрләрен азат иткәч, безне Брянск шәһәрендә вагоннарга төяп, август ахырларында тагын Новгород өлкәсенә – Великие Луки дигән шәһәргә алып бардылар. Аннан без Невель дигән шәһәрне азат итеп, Белоруссиягә таба – Городок, Витебск шәһәрләрен азат итеп киттек. Шушы сугышларда, Белоруссиядә, мин яраланып госпитальгә кердем”, – дип яза ул.
16 яшьлек кыз бала тән җәрәхәтләре алып Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Бу мәсьәлә буенча тикшерү алып барыла. Авариядә зыян күргән кызның башына зыян килгән (черепно-мозговая травма), хәле уртача авырлыкта. Хәзерге вакытта ул Казан республика балалар клиник хастаханәсендә. Без зыян күрүченең тизрәк савыгып аякка басуын, якыннарына, әти-әнисенә сабырлык, сәламәтлек, авыр сынауны күтәрергә Аллаһы Тәгаләнең көч бирүен телибез.
Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәк жу итеп китте. Тагын Банк урамы, тагын кешене бәрдергәннәр. Ни хикмәт соң бу? Күптән түгел генә җәяүле юл аркылы чыгу урынында машина бәрдереп, ике балалы хатын һәлак булды. Хәзер менә тагын шундый хәл. Нинди урын булды бу? Кем гаепле? Транспорт белән идарә итүчеләрме? Сүз дә юк, бик каты йөриләр. Трасса да дип тормыйлар, шәһәр эче дә димиләр. Бармыйлар, “очалар”.