ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Акция җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина буенча булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итү максатларында үткәрелә.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Мирзаян абый тумышы белән Минзәлә районыннан. Кечкенәдән үк әти-әнисез калып тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татып үсә. 1943 елда 19 яшьлек егетне Бөек Ватан сугышына алалар. Яралана, контузия ала. Сугыш беткәч тә кайтармыйлар әле аларны, 1947 елга кадәр хезмәт итә. Кайткач Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, анда яхшы укый, укытучысы мактап китап та бүләк иткән аңа.

1953 елда Арча районы Наласа сорт сынау участогына мөдир итеп җибәрәләр, аспирантурада укуын да дәвам итә. “Әти мин  районда югары белемле беренче агроном идем, дип искә ала иде”, – ди аның улы, “Игенче” ширкәте җитәкчесе, галим-агроном Марат Вахитов.

Билгеле булганча, 2019 елда печән дә, сенаж һәм силос та җитәрлек әзерләнде. Бер шартлы терлеккә 31 центнер азык берәмлеге туры килә. Кайбер хуҗалыкларда ул тагын да күбрәк. Әмма хикмәт күплектә түгел, ә азыкның сыйфаты нинди булуда.

Сыерлардан мул сөт алу турында кайгырткан җитәкче һәм белгеч иң беренче чиратта азыкны анализга бирүне тәэмин итәргә тиеш. “Кайбер җитәкчеләр: “Сенаж, силос чокырга салынган инде, аны ашатмый нишләтәсең?” – дип әйтәләр”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов нәкъ менә шул сорауга җавап бирде дә инде.

Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә  уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте һәм төп тема  булып сызылып барды. Ә зур мәгънәгә ия булган бу юллар якташ язучыбыз Рәис Сафинның  “Җилләр исә” шигыреннән.

Эйе, Казан арты -Арча- әдәбиятка күп язучылар, бөек шәхесләр биргән як. Күрәсең, бу төбәк үзенең табигате, халкының яшәеше белән дә әле бик күп иҗат җимешләре бирерлек һич саекмас сихри, илаһи иҗат чишмәсенә ия. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген мәктәптә  якташларыбыз, язучы Рәис  Сафин Абдуллаҗан улы, журналист Гыйлемханов  Риман Солтан улы катнашында чын мәгънәсендә сихри очрашу узды.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

“Авыл җирендә аренда торагы” программасы буенча төзелгән биш йорт файдалануга тапшырылды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, әлеге йортларны төзегән “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләре җитәкчеләре Марат Кәримов белән Марат Вахитов катнаштылар. Авылда төзелгән һәр бина, һәр йорт аның бөтенлеген арттыра, матур киләчәгенә өмет тудыра. Моннан берничә ел элек Наласа авылында яңа урамга нигез салына язган иде инде. Яшьләрне чакырып урыннарын да билгеләп йөрделәр. Тик җир өчен түләү мәсьәләсенә килеп җиткәч көймә комга терәлде. Кемнең 60–70 мең сум акча чыгарып саласы килсен инде, әле бит бу җир өчен генә, өй саласы кешене кычкыртып талау кебегрәк иде инде бу. Риза булучы табылмады, ул җирләр хәзер барыбер буш тора.

Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп уздырылган “Зур этнографик диктант-2019” халыкара акциясенә кушылып, Арчада узган атнада этнографик диктант яздылар. Ул Россиянең 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә үтте. Ә “Зур этнографик диктант”ның оештыручылары – Удмурт Республикасы Милли сәясәт министрлыгы һәм милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы. Бездә ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә инде дүртенче елын үтә. “Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә,” –  ди оештыручылар.

Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең  арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер  тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б. 6 ноябрьдә Урта Курса мәдәният йортында узган бәйрәмдә мин әнә шул елларны искә төшереп утырдым. Ата-бабаларының матур традицияләрен дәвам итә курсалар! Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә белә алар.

Без бала чакта һәр авылның үз артистлары бар иде. Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең  арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер  тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б. 6 ноябрьдә Урта Курса мәдәният йортында узган бәйрәмдә мин әнә шул елларны искә төшереп утырдым. Ата-бабаларының матур традицияләрен дәвам итә курсалар! Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә белә алар.

Балалар көзге каникулда ял итеп, яңадан укый башладылар. Каникул вакытында да тик ятмадылар. Мәктәп лагеренда ял иттеләр, ә менә бассейнда шөгыльләнгән балалар көн дә йөзеп, беренче чирекне ярыш белән тәмамладылар. Сүзебез шул турыда. Иртәнге сәгать 9да балалар бассейнда иделәр инде. Яшьләре буенча төрле көнне ярыштылар. Без шаһит булганында 2009, 2010, 2011 елгы малайлар һәм кызлар ярыштылар. Таныш йөзләр... Безнең малайлар укыган 4а сыйныфыннан гына да (Арчаның 1нче мәктәбе, сыйныф җитәкчесе Альбина Гайнетдинова) алар 5тән артып китә...

Белгәнегезчә, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте даими рәвештә үзендә нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында бәйге үткәреп килә. Бу бәйгеләрдә безнең районнан да күп катнашалар. Алай гына да түгел, бүләкләр дә оталар.  Берничә ел элек хәтта телевизор да Яңа Кырлайга кайтты. Ышандырып әйтә алабыз, бүләкләр гадел уйнатыла. Димәк, отыш хыял гына түгел, чынбарлыкта да булырга мөмкин. Бәлки ул сезнең катнашуны гына көтеп торадыр.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына язылучыларны кыйммәтле призлар көтә. Тик бер үзгәреш кертелгән – бу юлы төп бүләк телевизор түгел, ә смартфон. Элеккеге “Газета-журналларга языл һәм телевизор от” урынына “Газета-журналларга языл һәм  смартфон от” акциясе старт алды. 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча соңгы модельле биш смартфон һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International