Әлеге истәлекле дата һәм “Әлифба” дәреслеге авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова истәлегенә багышлап, көллияттә “Музей педагогикасы һәм әлифбасы: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш тенденцияләре” дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә катнашучылар арасында галимнәр, фән эшлек-леләре, Татарстанның югары, урта һөнәри белем бирү уку йортлары, районыбыз мәктәпләре укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, музей хезмәткәрләре, язучылар, студентлар бар иде.
Арча көрәшчеләре Казаннан ярыштан кайттылар. Шул уңайдан без район көрәш федерациясе рәисе, спорт остасы Ринат Алеев белән сөйләштек. – Ринат әфәнде, 25-26 октябрьдә узган республика күләмендәге ярыштан нинди нәтиҗәләр белән кайттыгыз?
– Узган елны Арча җыелма командасы 9нчы урында булса, быел Әлмәт командасы белән, тигез очко җыеп, 4нче һәм 5нче урыннарны бүлделәр. Әлеге ярыш Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына оештырылды. Ярышларда 52 команда катнашты. 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары үлчәү категориясендә көч сынаштылар.
– Ярышта көрәш кенә түгел, хөрмәт, ихтирам белән бәйле кайбер истәлекле мизгелләр дә була.
– Дөрестән дә, күп көрәшчеләр җыелган урында осталарны хөрмәтләү күренешләре күзәтелә. Андый ихтирам безнең районнан Түбән Аты мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче көрәшче Рамил Хәкимҗановка күрсәтелде. 70 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр белән бил алышучы Рамилгә Россиянең спорт остасы дигән значок белән кенәгә тапшырылды.
– Хәзер татарча көрәш кагыйдәләре үзгәрде. Ул үзгәрешләрне көрәшчеләр дә, җанатарлар да яратып бетерми бугай...
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча шәһәре һәм Сеҗе авыл җирлеге Советлары, «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 22, 56 статьялары, «Җирле референдум турында» 2004 елның 24 мартындагы 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 18 статьясы, муниципаль берәмлекләр Уставлары нигезендә, 2019 елның 24 ноябренә якшәмбе көнне муниципаль берәмлекләр территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җирле референдумнар билгеләү турында карар кабул иттеләр.
– Авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма коралларның күбесе елга бер-ике ай гына файдаланыла, калган вакытта тик тора, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Араларында кыймммәтлеләре дә бар, чистартылмаган, юньләп саклауга куелмаган техника ачык һавада тиз туза, эшләү срогы кыскара.
30-31 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын техника белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларындагы техниканың кышкы сакланышка куелуын һәм төзәтү эшләренең барышын тикшерде. Шулай ук комиссия эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.
– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Нияз Шаһиев бүген төшке ашка кадәр генә өйдә була, аннан соң Казанга барам, диде.
Киттек Иске Чүрилегә! Нияз авыл җирлеге башлыгының күршесе, хәтта туганы булып чыкты. Киләбез дип әйтергә шалтыраткан идем, телефонын алмады. Өйдә генә булса ярар иде. Безне авыл җирлеге башлыгы каршы алды. Әһә, Ниязның капка төбендә машинасы тора. Өйдә булырга тиеш.
Хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге 2013 елдан бирле 12нче тапкыр берничә номинациядә үткәрелә. Шарты бер караганда гади дә, икенче яктан килеп фикер йөрткәндә зур тырышлык та таләп итә. Аның буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына яздыру узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш. Гади ул безнең күзлектән караганда. Бүгенге кешеләрнең газета-журналларга исе китмәгән заманда аларга яздыруның нинди катлау- лы икәнен үз башларыннан кичкән хат ташучылар гына аңлый.
Биредә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык паркы” төзелеп килә. Һәм киләчәктә шул ук урынны яңа туган балалар аллеясы да бизәп торачак. Кичә шул аллеяга нигез салу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул яшь парларны тормышларын бизәп балалары тууы белән котлады, тигезлектә үстерүләрен, игелекле балалар булуларын теләде, сертификатлар һәм баллы бүләкләр тапшырды.
Демография милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Балага агач бүләк ит” дип аталган социаль яктан әһәмиятле әнә шундый изге эш башланып китте. Башланып китте, диюем шуңа, ул бер тапкыр гына үткәрелә торган чара түгел, ә дәвамлы эш булачак. Идеясе район башлыгы Илшат Нуриевныкы булса, проектны тормышка ашыру өчен җаваплылар Арча район хакимияте, шәһәр һәм авыл җирлекләре, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, Арча ЗАГСы. Социаль партнер – Арча урманчылыгы һәм “Жилкомбытсервис” ширкәте. Бу гаилә бәйрәменең иганәчесе район хатын-кызлар советы әгъзасы, “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиева.
Кышкар авылы клубы “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының “200дән 300 кешегә кадәр торак пунктының авыл клубы, авыл мәдәният йорты” номинациясендә 3нче урын алды. Клубка музыкаль инструментлар, җиһазлар, мәдәни-спорт җиһазлары алу өчен 200000 сумлык сертификат бирелде.
Клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина һәм клубның сәнгать җитәкчесе Ильмира Зарипова белән бүләк алган көнне күрешеп сөйләштек.
— Бәйгегә башта салкын гына караган идек, вакыты җитәрәк, җитди рәвештә, клуб берләшмәләре, китапханәләр белән бергәләп ныклап тотындык, — дип сөйләп китте алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. — Үзебезнең эшчәнлекне яктырткан портфолио тутырдык, 2018-2019 елларда клубта узган мәдәни, әдәби чаралар турында 6 минутлык презентация ясадык.
– Чынлыкта апагызга 91 яшь инде. Соңга калып теркәгәннәр генә, – диде уены-чыны белән бергә Дания апа.
90мы, 91яшьме, аермасы юк, күңеле белән яшь әле Дания апа. Күзләрендә яшәү нуры, йөзендә елмаю балкый аның.
– Әлегә кадәр бәрәңге төбенә өйдем, чүпләрне утадым, бакчада казындым. Быел күзем начарланып китте, балалар эшләргә кушмый, – диде ул бу юлы инде безне елмаерга мәҗбүр итеп. – Гомер буе эшләп үстем, бер хезмәттән дә курыкмадым. Шуннан тәм таптым. Төрле вакытлар булды. Ачлыгы, ялангачлыгы мине дә читләтеп үтмәде. Үзәккә үткән вакытлар. Дүрт сыйныф укып калдым, эшкә чыктым. Үгез, ат җигеп фермада эшләдем мин. Әле дә хәтердә, үгез җигеп олау белән печән алып кайтабыз. Берзаман үгезем олавы белән елгага төшеп китмәсенме. Артыннан төштем дә, муенчагыннан эләктереп алып, тартып торгыздым бит моны. Үзем дә ач инде. Ходай нинди көчләр биргәндер. Шундый заманаларда яшәдек без.
Әлеге чара алдыннан район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Лин атакай җитәкчелегендә Арчаның Покров чиркәве активы белән очрашты.
Арчаның үзәгендә үк булуына, ул яктан бик еш кыңгырау чыңнары ишетелүгә карамастан, чиркәүне без читләтеп үтәбез, аның белән кызыксынмыйбыз. Шул ук вакытта берәр шәһәргә экскурсиягә баргач иң беренче булып чиркәүләргә алып керәләр бит. Матурлыкларына сокланып йөрибез. Бай тарихлы үзебезнең чиркәү дә алардан ким түгел.
Бер елны Санкт-Петербургтан кайткач кызыксынып Арча үзәгендәге чиркәүгә кердем. Мине шундый ачык каршы алдылар. Бөтен нәрсә белән таныштырып, чын экскурсия оештырдылар. Биредә тормыш гөрли. Бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Территориядә кечерәк кенә бер йорт бар. Шунда да алып керделәр. Үзләре үстергән яшелчәләрдән кышка салатлар ясап, банкаларга тутырып тезеп куйганнар. Аптыраулы карашымны күреп: