ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бәхетне мизгелләрдән тора дисәләр дә, килешеп бетәсе килми. Әйтик, укытучылар өчен укучылары белем алган дәвердә генә түгел, еллар узгач та хөрмәт итеп яшәсә, шул бәхетнең дә бәхете түгелмени?! Ә бу мизгелле генә бәхет түгел инде! Филарит Мөнир улы андый бәхет хисен гомере буе кичереп яши.
40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймовның 70 еллык гомер бәйрәме Арча Мәдәният йортының 47нче иҗат сезонын ачып җибәрде.

Зал шыгрым тулы. Тамашачы арасында күбесе Филарит Мөнир улының хезмәттәшләре, элеккеге, бүгенге укучылары, дуслары, туганнары, сабакташлары, төркемдәшләре. Алар залда гына түгел, сәхнә артында да шактый: кырык эшләрен кырык якка ташлап якын кешеләрен котларга килгән. Әнә, укучылары. Алар инде бүген тормышта үз урынын тапкан. Арча педагогика көллиятендә укыган елларын, биредә туплаган тормыш тәҗрибәсенең, мөгаллимнәре Филарит Гасыймовның киңәшләренең һәрвакыт күңелләрендә йөрүен, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгалар, Филарит абыйларының туган көнен котлап җыр бүләк итәләр. Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Әбри Хәбриев, Зәлия Гайфуллина, иҗатташлары Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Данис Гайфуллин...

Газетабызның узган санында (30 октябрь, №80) “Кеше һәм закон” рубрикасы белән “Кеше алдаган” баш астында язма басылып та чыкты. Язманы әлеге суд утырышында дәүләт гаеп-
ләүчесе булып торган, район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин әзерләде. Рәхмәт Радик Мөдәрисовичка, ул даими рәвештә газета укучыларыбызга гыйбрәтле һәм сабак алырлык мәгълуматлар биреп бара. Югарыда әйтеп үтелгән суд утырышыннан соң дәүләт гаепләүчесенә Арчаның 5нче гимназия укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.  Бигрәк тә мине мәктәп укучыларының ачык суд эшен тыңлаулары кызыксындырды.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Буген 30 нчы ноябрь көнне   Арча Укучылар сарае  базасында 2004-2006 нчы елгы  егетләр һәм кызлар һәм 2007 нче елгы малайлар һәм кызлар  арасында бадминтон  буенча  шәһси һәм команда  беренчелегенә  ярыш уздырылды.

            Ярышта барлыгы 30 укучы катнашты.                                                                              

            Ярышларны әзерләүне һәм үткәрүне Арча Укучылар сарае гамәлгә ашырды. Ярышның  хөкемдарлары Мостафин Рифат Рәхимҗан улы, Хәсәншәих мәктәбе физик тәрбия укытучысы һәм  Мәгсүмова Илүзә Камиль кызы Арча Укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы булдылар.

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җиткән урыннар булган. Бәхеткә, давыл безнең районга зур зыян сала алмаган.

Әмма Арчада минем күз алдында бер урамдагы гаражның түбәсен күтәреп алып каршыдагы хуҗалыкның капкасына китереп сылады, электр чыбыклары өзелде. Түбә юл аша секундлар эчендә күләгә кебек кенә үтеп чыкты. Ярый әле юлына кеше-мазар очрамады. Түбәне рәтләрләр, РЭС хезмәткәрләре чыбыкларны әле караңгыда да тәртипкә китерәләр иде.

– Мин сату итә торган будка дер селкенеп торды, – ди Ашытбаш авылында яшәүче эшмәкәр Рәис Шәкүров. – Алып китә дип кот калмады.

Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Район җитәкчеләре белән берлектә, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф, яшьләр берләшмәләре, оешма, берләшмә җитәкчеләре катнашындагы утырышта районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру темасы алга куелды.

Ике бала әтисе Дамирга әле 26 яшь кенә булса да, бүгенге көндә ул аягында нык басып торучы эшмәкәр. Үзләренең цехларында җитештерелгән агач материаллары Казахстанга кадәр китә, киләчәктә чит илгә чыгарга исәпләре. Агымдагы ел ахырына цехларын тагын да зурайтып, пычкы чүбен эшкәртү буенча яңа юнәлештә эшләргә ниятлиләр. 

Казаннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова, Казан федераль университеты вәкилләре кайтты. Алар кече һәм урта бизнес һәм дәүләт власте органнары белән форсайт-сессия үткәрделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Проблемаларны уртага салып сөйләшкәндә һәм аларны чишә барганда гына тормыш алга бара. Шул максатны күздә тотып җыелдылар да инде.

Авылдашым Минсәриянең (Айваннан) Иске Иябашка нинди гаиләгә килен булып төшкәнен күрергә насыйп булды. Кайнанасы Гөлфия апа Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга бардык. Сый-нигъмәтле матур, чиста йорт. Тәртипле гаилә. Сөенеп кайттык.

– Мин кияүгә килгәндә кайнанамның әнисе дә исән иде әле, – дип сөйли Минсәрия. – 10 еллап ике әби белән яшәдек. Рәхмәт, балаларны карарга булыштылар. Минем кызулык бар, Гөлфия әни дәшмәс иде, сабыр кеше.

Аны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова килде.

Сания апа бүгенге көндә кызлары Асия белән Әлфия тәрбиясендә, балаларына рәхмәт укып яшәп ята. Авыр кайгылар кичереп, ирен, ике улын югалткан анага кызларының, оныкларының якын итеп яшәвеннән дә зур бәхет юк.

Хәер, Сания апаны язмыш кечкенә чагыннан ук сыный. Сынмассыңмы, сыгылмассыңмы, янәсе. Сыгылмый Сания, әнисе вафат булганда әле мәктәп бусагасын атлап кермәгән булса да, сеңлесе белән үги әни кулына калсалар да, тормыш авырлык- ларын нәни җилкәсендә күтәреп яшәргә көч таба. Икенче әниләре аларны тагын 5 эне-сеңел белән бүләкли, тик бүгенге көндә беркеме юк инде, урыннары җәннәттә булсын.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Арча районы – борынгы бабаларыбыз гомер иткән, гүзәл табигатьле, татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен, күркәм гореф-гадәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән бөек Тукайны, Мәрҗанине һәм башка искиткеч олы шәхесләрне  үстергән тарихи төбәк . Без язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, кыскасы, алтмышка якын каләм остасы белән горурланабыз. Шулар арасында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова,  Гавриил  Державин исемендәге әдәби премияләре иясе, тәрҗемәче , танылган язучы  Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, М.Мәһдиевның туган авылы Гөберчәк янәшәсендәге Сеҗе авылы егете ­- язучы, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев исемнәре дә бар. 29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Пермь өлкәсе Барда районында ата-аналар һәм педагоглар өчен "Туган тел һәм татар телен яңа шартларда өйрәтү.Татар телен өйрәтүне камилләштерүдә тәҗрибә һәм методик тәкъдимнәр" темасына  VI нчы тапкыр Россиякүләм Халыклар берлеге форумы булды.Әлеге форумда Татарстан делегациясе составында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров,милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина,Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгзам Әдхәм улы Гайфуллин, Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Зилә Гилмулла кызы Шафигуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International