ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

13 нче октябрь көнне Арча шәһәренең туристлык полигонында Арча муниципаль районының җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча «Арча район башлыгы кубогына"  ачык ярышлар булып узды.

 Ярышларда Казан шәһәреннән, Кама Тамагы районыннан, Балтач районыннан һәм Арча муниципаль районыннан иң көчле туристлар катнашты. Ярышларда барлыгы 156 спортчы катнашты.

Катнашучылар 5 яшь төркемендә ярышты:

МД (8-9 яшь) 1 класс дистанциясе.

МД (10-11 Яшь) 1 класс дистанциясе.

            МД (12-13 яшь) 2 класслы дистанция.

            ЮД (14-15 яшь) 2 класслы дистанция.

            ЮД (16-18 яшь) 2 һәм 3 класслы дистанция.


18
октябрь, 2019 ел
җомга

– 10 октябрьгә туфракның 1 метр катламында 190 мм дым бар иде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге  бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Узган ел 160 мм иде (норма – 150 мм).

Бүлек хезмәткәрләре атна саен уҗымнарның торышын күзәтеп торалар. “Шикәр үсемлекләрнең уңышлы кыш-

лап чыгуында мөһим роль уйный, – ди Ә.Хәкимҗанов. – “Ак барс” агрокомплексы”ның тукранбаштан соңгы басуга чәчелгән арышта шикәр – 29,2, “Яңарыш” ширкәтендә чиста парга чәчелгән арышта – 27,2 процент. Бу саннар канәгатьләнерлек. Узган ел шикәр 17-19 процент белән калган басулар шактый иде, кышлау да уңышлы булмады”.

1963 елдан башлап 40 ел гомерен шул хезмәткә багышлаган, атказанган табибә исемен алган танылган акушер-гинеколог ул. Күптәннән лаеклы ялда. Шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Хатын-кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Әмма бу очракта әйтмичә дә калып булмый. Хәер, барыбер аңа беркем дә 80 яшь бирми. Гаҗәеп мөлаем, җитди, әмма шул ук вакытта ягымлы йөзле бу ханым белән шулай тиз аралашып, рәхәтләнеп сөйләшеп китәрбез дип гомер уйламаган идем. Чөнки без аңа табибә дип карарга өйрәнгән.

– 3 абый сугышта үлде, – дип сөйләде Мөндештә яшәүче Оркыя апа Хәсәнова.

– Самат абый сугышка кадәр өч ел армиядә хезмәт итте. Хаты килде. Танк колоннасы белән бик көчле сугышка керәбез, дип язган иде. Бик зур Днепр күпере аша чыкканда күперне шартлатканнар. Колонна белән су төбенә киткәннәр... Хәбәрсез югалды. Зиннур абыйның 43тә үлгән хәбәре килде. Зәкәрия абый 1945нең 21 гыйнварына кадәр сугышты. Танк эчендә әрәм булды. Әти Кәлимулла шушы хәсрәтләргә чыдый алмый абыйларның хатларын, фотоларын якты... Сугыш елларында әти авыл Советы рәисе булды. Сугышка киткән булсам, ичмасам, халык рәнҗешен алмас идем, дип үзәге өзелер иде. Атлар сугышка китеп бетте. Булганнары күтәрәмгә калды. Сука сукаларга ат, эшләргә ир-ат юк. Бала-чага да, хатын-кыз. Почтада эшләдем. Сугыштан килгән авыр хәбәрләрне  әйтергә бик кыен иде. Әле дә хәтерлим, иренең үлгән хәбәрен алгач, Мәрьям апа балалар белән берүзем нишләрмен, тормыш арбасын ничек тартырмын, дип елады. Кечкенә кызы, әни елама, тормышны арбага салырбыз да, син тартырсың, без апа белән артыннан этербез, дип юатканы хәтердә... Аларның берсе дә онытылмый.

Ерактагы Алтай краеның Мартыново дигән авылында өченче бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисе колхозда эшли, әтисе тимерче, әнисе терлекләр карый. Гаиләгә Кемерово өлкәсенә күчеп китәргә туры килә. Әти кеше тимер юлга эшкә урнаша.

– Сугыш башланды, тимер юлда эшләүчеләрне фронтка алмадылар, – дип сөйли Мария Лукановна. – Әти тәүлек буе эштә. Бездән ерак түгел генә авиация заводы урнашкан иде, эшелоннар бертуктаусыз үтеп торды. Миңа 13 яшь, безне класс белән тимер юлга кар көрәргә алып чыгалар, бер класска ике километр араны  чистартасы. Шуның өчен һәрберебезгә 100 грамм ипи, бер бәрәңге бирәләр. Туңып, өшеп бетә идек, хәзер менә шуның зәхмәтедер инде, аяклар авырта. Кар яумаган, буран булмаган көннәрдә укуны дәвам итәбез. Җәйләрен дә эш җитәрлек, көрәк белән бәрәңге утыртабыз, чөгендер үстерәбез. Шикәр урынына чөгендер бирәләр иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

– Әстәгъфирулла, алар да онытмый икән, – дип куйды Мәсрүрә апа бүләкләргә чиксез сөенеп һәм рәхмәтләрен белдереп. – Мине зурлавыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезгә дә озын гомерләр бирсен.

Аның да яшьлеге бик авыр сугыш елларына туры килә. Әле сөякләре ныгырга да өлгермәгән япь-яшь кыз бала эшкә җигелә.

“Үсеш ноктасы” программасы Арчаның 7нче номерлы (Айван авылында), Иске Чүриле, Лесхоз һәм Яңа Кенәр мәктәпләрендә эшчәнлеген башлап җибәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең эшчәнлеген карап йөрде. Мәктәпләрдә “Технология” (кызлар, малайлар өчен аерым бүлмәләр), “Математика һәм информатика”, “Физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре” фәннәре, аерым гомуми белем бирү программасы буенча шахмат уйнау почмагы булдырылган. Аларга өйрәтүчеләр махсус курсларда белемен арттырган.

Пенсия белән бәйле сораулар редакциягә әледән-әле килеп тора.  Без халыкны кызыксындырган сораулар белән Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлназ Гыйлембаевна, иң башта өстәп түләүләр турында сөйләсәгез иде. Кемнәргә каралган ул өстәмәләр?

“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында яңа бер оешма “Арча сыр ясау заводы” ширкәте (ООО “АСЗ”) барлыкка килде. Бу хакта белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк, әлбәттә. Колакка чалынган булса да, ул хакта әле безгә дә тулы мәгълүмат килеп ирешмәгән иде. Ачыклык кертү һәм халыкка җиткерү максатыннан “Арча сыр ясау заводы” җитәкчесе Илһам Сабировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ни белән шөгыльләнә, дип сорау дөрес булмас, чөнки анысы заводның исеменнән үк күренә. Шунысы кызык, заводта нинди сырлар җитештерелә?

Аның әнисе Хәмсәнә апаны яхшы беләм. Искиткеч кеше ул: кече күнелле, ачык йөзле, ярдәм итәргә әзер торган, һәр яктан булган... Аңа хас сыйфатларны санап кына бетереп булмый. Хәмсәнә апа һәркемгә үрнәк булырлык балалар да үстергән. Нинди эшкә алынмасыннар, барысын да булдыра алар. Илгизәр Бариев төзелеш белән бәйле булган бөтен эшләрне башкара: өйдәге бөтен мебельне үзе ясаган, челтәрле калайлар, капка-коймалар, калайга чокып эшләнгән күләмле фигуралар... Өендә тимерчелеге, бөтен столяр инструментлары белән столяр цехына кадәр бар. Буш вакыты булдымы, шунда йөрәгенә ял таба Илгизәр. Ясаган әйберләрен дусларына, туганнарына, танышларына бүләк итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International