ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

03 март көнне Байлар Сабасында  ГТо нормативларын теслаштыру буенча барлык категория халык арасында  кышкы фестиваленең II зона этабы узды.

28 нче февраль – 1 нче март көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына республика беренчелеге узды.

1 нче март көнне Теләчедә өстәл теннисы буенча 2004-2005, 2006-2007, 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк кызлар, егетләр арасында Теләче районы беренчелегенә ярышлар узды.

2-4 март көннәрендә Кама Аланында 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында таэквон до буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үткәрелде.

2 нче март көнне Казанбаш мәктәбе спорт залында 2006 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча турнир булып узды.

2 март көнне Арча укучылар Сараенда “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәтенең форумы булып узды. Форумда Арча районы уку йортларыннан 78 волонтёр катнашты.


1
март, 2019 ел
җомга

Кичә Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме узды. Илшат Габделфәрт улы Нуриев район башлыгы булып эшли башлаганнан соң матур традициягә әверелде ул.

Татарстанда аналоглы телевидение быелның 3 июненнән эшләүдән туктаячак. Санлы эфир телевидениесенә күчәчәкбез. Нәрсә соң бу дип аптырап калмагыз. Бу моңарчы бушлай антеннадан файдаланган кешеләргә кагыла. Моңарчы түләүле санлы телевидениедән файдаланганнар, теләсәләр, бушлай телетапшырулар карарга күчә ала. Ничек санлы эфир телевидениесенә күчеп була – сүзебез шул турыда.

Нурания апаның горурлыгы да, терәк-таянычы да балалары. Әле аягында йөргәндә үз йортыннан китәсе килмәгән анага үзе теләгәнчә яшәргә мөмкинлек биргән алар, авылда яшәүче улы Альберт белән килене Саймә көнгә әллә ничә килеп-китеп йөри. Кирәгенә йортында телефоны бар.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 24 февральдә Арча шәһәрендә яшәүче Шамил Әскәровны 90 яшьлек юбилее белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International