“Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар”. Авылларда шушы исем астында урам концертлары бара.
“Ир солтаны – 2018” бәйгесенең чираттагысы Түбән Аты мәдәният йортында узды. Биредә Урта Сәрдәдән Илдар Зарипов, Субаш Атыдан Айдар Исмәгыйлев, Утар Атыдан Руслан Хәкимҗанов, Кушлавычтан Раил Фәттахов, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов ир солтаны исемен яулау өчен көрәште.
Арча сәнгать мәктәбендә шушы исем астында рәсем күргәзмәсе, ягъни кечерәк кенә булса да, эчтәлеге белән зур мәгънәгә ия булган галерея ачылды. Кечкенә, чөнки ул әлегә зур залларны биләми, кечерәк кенә мәйданда урнашкан, зур, чөнки ул балаларыбыз, мәктәпнең сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар рәсемнәрен үз эченә алган. Һәм нинди генә рәсемнәр әле!
Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге каршындагы түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.
Беркөн 30 градуслы салкында тунга төренгән берәү балык тоту җайланмаларын күтәреп су буена төшеп бара. Ә без җылы машинада. “Эх, җылы өендә генә утырса инде”, – ди юлдашым.
Сезне 2018 елның 15 февраль көнне ГТО фестивале кысаларында Арча шәһәре стадионында уздырылачак "Безнең гомуми нәтиҗәләр - безнең уртак мөмкинлекләр" кышкы ГТО нормативлары тапшыру фестивалендә катнашырга чакырабыз.
Катнашучыларның яше: 9 яшьтән алып 70 яшькә кадәр
19 гыйнварда “Лотфуллин З.Р.” ширкәте базасында терлекчелектә 2017 ел йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру техниклары катнашты.
Шимбә көн кич белән авыл халкы Иске Ашыт клубына “Сәяра” халык театр ветераннары Илшат Заһидуллин белән Галимулла Шәрәфиевның иҗат кичәсенә җыелды.
Без килгәндә өйдә мәш килеп Коръән ашына әзерләнеп йөриләр иде. Курса– Почмак авылында улы Гыйлемхан, килене Гөлсинә гаиләсендә яшәүче әниләре Фагыйлә апа Вәлиуллинаның 90 яшьлек юбилеен балалары әнә шулай туганнарын, якыннарын, күршеләрен чакырып, зурлап билгеләп үтәргә булган.
23 гыйнварда өченче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 21нче утырышы булды.